Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үтте микән?
2.06.2022

Үтте микән?

Бер ел элек «Яңарыш» газетасы редакторы Рәмзия Габбасова Наилә Харисовага шундый тәкъдим белән чыга: «Наилә апа, безгә бер истәлек – сугышка кадәр һәм сугыш чорында авырлыклар күргән әбинең хатирәләре килеп керде. Тик ул әби бүгенге көндә бакый дөньяга күчкән. Язам дигән кешегә повесть, роман язарлык материал бар. Танышып карамыйсызмы?» Наилә Харисова тәвәккәлли һәм «Үтте инде» повесте дөньяга килә. Әлеге әсәр Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән ябык әдәби бәйгесенең «Проза. Повесть» номинациясендә җиңү яулый. Шулай ук Наилә ханым «Казан утлары» журналының «Айның иң яхшы авторлары» дипломына лаек була. Шушы көннәрдә Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясендә ветеран укытучы Наилә Ясәви кызы Харисованың «Үтте инде» әсәрен презентацияләү узды. Чарада укытучылар, укучылар, «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы хәбәрчеләре, китапханә хезмәткәрләре, тыл ветераннары, шушы повестька нигез булган истәлекләр дәфтәре хуҗасы – Ижау шәһәре кызы Әдилә Усманова катнашты.

1 нче гимназиянең актлар залына килеп кергәч, шәһәрнең 1, 2, 3, 4 нче мәктәпләре укытучыларын, китапханә хезмәткәрләрен танымыйча тордым: кайсыдыр – әби, кайсыдыр бабай булып киенгән. Баксаң, алар тәкъдим ителәчәк әсәр геройлары икән. Укытучылар вакыйгаларны йөрәккә үтеп керерлек, мышык-мышык еларлык итеп сәхнәләштерделәр. Әсәрдә тетрәндерерлек вакыйгалар җитәрлек. Мәчет манарасын кисү, колхозлашу еллары, тимер юл төзү, окоп казу, торф чыгару, урман кисү, Габбасның югалу тарихлары, әлбәттә, күздән яшьләр китерә.
«Языласы вакыйгалар арасында ышана алмаслыклары да күп иде. Башта үзем дә ничек бар, шулай язарга куркыбрак тордым, укучы ничек кабул итәр, дип уйладым, – дип башлады сүзен Наилә Харисова. – Казан университетының тарих факультетын тәмамласам да, күп нәрсәне белеп бетермәгәнмен икән. Мәсәлән, Бөгелмә-Казан тимер юлын төзү тарихын. Торф чыгаручылар турында да тирәнгә төшеп кызыксынган юк иде. Суслонгер турында да яңа гына яза башладылар бит әле. Аннары язма чыганак­лар рус телендә рус халкы тарихы итеп бирелгән, татар эзен анда эзләп табу авыр. Мин әлеге вакыйгаларга караган хөкүмәт карарларын укып чыктым. Интернеттан шул чор шаһитларының истәлекләрен эзләп таптым. Галимә Тәэминә Биктимерованың татар хатын-кызлары турындагы хезмәте белән таныштым. Аларның кайберләрен бик үзгәртеп тә тормыйча эпизодларга да кертеп җибәрдем. Район китапханәсе җыйган тыл ветераннарының истәлекләре дә бик урынлы булды. Туганнарым, танышларым арасында да гыйбрәтле вакыйгалар сөйләүчеләр табылды. Алар да әсәргә керде. Шөкер, эзли торгач, әсәргә җим табылды. Шуларны үземнең күңел аша үткәргәч, «Үтте инде» повесте туды», – диде.
Әсәрдәге гаделлек, гаделсезлек, намуслылык, әхлаксызлык темасы да укучыны уйландырган. Бу хакта Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина бәйнә-бәйнә сөйләде. «Тарихның бу чорын тулысынча тасвирлап язган әсәрләр юк дәрәҗәсендә. Тылдагы шушы хәлләрне Нурихан Фәттахның «44нең май ае» әсәре һәм Наилә Харисованың «Үтте инде» повесте күз алдына китереп бастыра. Әсәрне укыганда, әниемнең сөйләгәннәре күз алдыма килде.
Аның апасы – 18 яшьлек кыз – сугыш вакытында да, сугыштан соң да торф чы­гар­ган. Шунда авырып, мантый алмыйча үлеп кит­кән. Совет җәмгыятендә болар берсе дә күрсәтелмәде. Әсәрдә «Немец кына дошманмы?» дигән җөмлә бар. Иң куркынычы синең янәшәңдәге дошманнардан күргән газаплар: соңгы сөтеңне алып чыгып китү, яшь кенә кызларның намусларына кагылу. Юкка гына әсәрдә «Түзәргә кирәк, түзәргә кирәк» дигән сүзләр еш кабатланмый. Повесть «Үтте инде» дип атала. Тик минем: «Үтте микән болар?» – дип сорыйсым килә», – диде ул.
«Әсәрдә мине бер Рауза апа башына төшкән ятимлек, ачлык, хәерчелек, гаилә­сендәге авырлык, яраткан кешесе аркасында юкка чыгарылуы, аның ялгыз калуы, авыр хезмәт аркасында җитлекмәгән бала тууы, аны кеше итүе тетрәндерде. Хәзерге заманда без: «Тегесе, бусы җитми», – дип зарланабыз. Кемдер ниндидер сүз әйткәнгә канәгатьсез булып йөрибез. Әсәрне укыгач, «Менә сиңа үрнәк, минем борчылуларым барысы да чүп кенә икән. Кешеләр нинди авырлыкларга түзгән», – дип уйладым. Үзебез укыйк, балаларга укытыйк», – диде шәһәрнең 4 нче мәктәбе укытучысы Фәридә Хафизова.
«Үтте инде» повестеның прототибы – оныкчык – Әдилә Усманованың яшь булуына карамастан, әбисенең истәлегенә сак каравы «Үтте инде» повесте дөньяга килүгә сәбәпче булып тора. Рауза әбисе турында сөйләргә сәхнәгә чыккач, аның күңеле тагы да тулды. Әбисенең истәлекләрен укыганда, бәлки аның күпме газап кичергәнен аңлап та җиткермәгәндер. Ә монда сәхнәләштереп күрсәткән өзекләр аның күңелен кузгалттылар.
Ул Рау­за әбисе турында болай дип сөйләде. «Мин туганда, әти-әнием Казанда укыганнар. Әби-бабай икесе дә заводта эшләгәннәр. Шуңа күрә мин күбрәк карт әбием Раузада тәрбияләндем. Сигез яшемә кадәр аның янында булдым. Мәктәптә укыганда да барлык каникулларны Рауза әбием янында үткәрдем. Ул ике катлы агач йортта яшәде. Тәрәзә төбендә гел матур булып яран гөлләр үсеп утырды. Әбием кәҗә, тавыклар асрады. Минем күз алдыннан бер мизгел китми. Ул җәйге иртә иде. Мин уянып киттем. Тәрәзәгә карасам, Рауза әбием, баскычка басып, чия җыя. Йокыдан торуга ул гел шулай мине яңа гына савылган кәҗә сөте, бакчадан җиләк-җимешләр җыеп сыйларга ярата иде. Әбием һәрвакыт сабыр, тырыш булырга, ялкау булмаска өйрәтте. «Тормыш нәрсә әзерләп куячагын белеп булмый, барысына да әзер булырга кирәк», – дип әйтә иде. Тәлинкәгә салынган ризыкны калдырырга кушмады. Безгә сугыш вакыты турында беркайчан да сөйләмәде. 9 май бәйрәменә йөрмәде. Ә Тимерьюлчылар бәйрәмен зурлап билгеләп үтә иде. Ул аннан мактау­лы хезмәткәр булып лаеклы ялга чыккан. Аны һәрвакыт зурладылар, бүләкләделәр. 2000 елда без Рауза әбине җирләдек. Ә аның 600 грамм­лык бәбие, минем Кәүсәрия әбием, таза, зур гәүдәле иде. Алар бабай белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Иң зур улы — минем әти. Кәүсәрия әбиебез, коронавирус белән авырып, вафат булды. Аның зур сандыгы бар иде. Ул безгә: «Кәфенлекләрем шунда», – дип әйтә иде. Сандыкны ачкач, бер дәфтәрне таптык. Әтидән нинди дәфтәр икәнлеге хакында кызыксындым. «Рауза әбиеңнең сөйләгәннәрен Кәүсәрия әбиең язып калдырган», – диде ул. Әбиемнең истәлеге икәнлеген белгәч, дәфтәрне күкрәгемә кыстым да: «Бу миңа», – дидем. Гаиләбезгә бер истәлек итеп калдыру өчен брошюра ясатырга уйладым һәм «Яңарыш» газетасында эшләүче кызларга мөрәҗәгать иттем», – диде ул.
Презентация вакытында Әдилә үзенең беренче татар теле укытучысы, элек Ижау шәһәренең 6 нчы гимназиясендә эшләгән Фәридә Зәки кызы белән очрашуына да бик шатланды. «Мин иң яхшы гимназиядә белем алдым. Безне милли җанлы, әхлаклы итеп тәрбияләделәр», – диде Әдилә. Сәхнәдән укытучысына да зур рәхмәтләрен белдерде. Быел Әдилә үзенең дуслары белән берләшеп, 20 әби-бабайга «Яңарыш» газетасын бүләк итеп яздырды. Димәк, Рау­за, Кәүсәрия әбиләре һәм 6 нчы гимназия салган милли орлыклар Әдиләнең күңелендә тамыр җәя алганнар.
Язучы Фоат Садриевның Наилә Хари­сованың «Үтте инде» повесте турындагы фикерен видеоязма аша яңгыратулары да кичәгә тирән мәгънә өстәде. «Әсәр бик җитди темага – Бөек Ватан сугышына багышланган. Автор композицион яктан вакыйгаларны бергә җыя белгән. Шул чорның агышы сизелеп тора. Ул шулкадәр җиңел укыла. Анда буш урыннар юк. Бүгенге яшьләр романнарны укырга яратмыйлар. Аннан бездә патриотик тәрбия аксый. Шул яктан караганда да, ул укытучыларның бер тәрбияви китабы булып тора. Җиңү көне нәрсә бәрабәренә яуланганы хакында укучылар укысыннар, фикер алышсыннар. Әле безнең сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары исән», – диде Фоат Садриев.
Чара җырлар, тыл ветеран­на­рының ха­тирәләре белән үрелеп барды. Укучылар белән фикер алыш­канда, әсәргә югары бәя бирелде. Рәмзия Зарипова Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың теләсә нинди әсәргә исе китә торган язучы түгеллеге, шундый зур бәйгедә Казаннан еракта, гади бер укытучының әсәре беренче урынны алуына аптыравы, соклануы турында сөйләде. «Минем зур теләгем: якташыбыз, продюссер Миләүшә Айтуганова бу әсәрне кино итеп тә төшерә алса, бик шат булыр идек», – диде ул.
Наилә Харисова шушындый эчтәлекле кичәне оештыручы 1 нче гимназия коллективына, әсәр­не сәхнәләштереп күрсәтүче бар­лык татар теле укытучыларына, әбисенең рухын шат итеп, аның әманәтен үтәгән, яшь булса да, зирәк Әдиләгә зур рәхмәтен әйтте. «Бу истәлекләрне миңа тәкъдим иткән, иҗатыма бик игътибарлы булган «Яңарыш» газетасы редакциясенә, аеруча Ралина Зарипова, Гүзәл Шакировага зур рәхмәтемне белдерәм», – диде Наилә Ясәви кызы. Әлеге язманы әзерләгәндә, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехнең Наилә Харисовага шалтыратып, әсәрне китап итеп чыгарырга җыенулары хакында хәбәр итүе дә безне сөендерде. Наилә Ясәви кызына уңышлар телибез. «Яңарыш» газетасы укучылары да әлеге повестьны яратып укыйлардыр. Киләчәктә аларның да фикерләрен, тәкъдимнәрен ишетәсе килә.

Рилия Закирова.