Үткәннәрне кире кайтарып…
10 апрель көнне авыл яшьләре арасында чираттагы зона фестивале булып узды. Тарих елы уңаеннан өлкән яшьтәге апа-абыйлар белән очрашып сөйләштек тә, онытылып баручы “Маршлы” ансамблен яңартырга булдык. Аны тормышка ашыру өчен марш турында мәгълүматлар эзләдек.
…Туган авылыбыз Девятерня 1550 елларда барлыкка килә. Кады елгасының каршы ягында удмуртлар, марилар, ә авыл башындарак башкорт халкы урнашкан. Бераз кул хезмәте белән башкарыла торган эшләрне киметкәч, шушы халыклар, берләшеп, кичке уеннар, җырлы-биюләр оештыра торган булганнар. 1929 елда Салих Сәйдәшев «Кызыл армия маршы»н иҗат иткәннән соң, безнең авылда да яшьләр шушы көйне гармунда уйнап, биеп йөргәннәр. Безнең яңа барлыкка килгән ансамблебез дә шушы элеккеге гореф-гадәтләрне яңартып, хәзерге буынга җиткерергә һәм шушы юнәлештә иҗат итәргә җыена.
Ә авыл яшьләре арасында узган зона фестиваленә килгәндә, биредә 21-70 яшьтә булган өч буын катнашты, чын күңелдән башкарылган матур чыгышлары өчен рәхмәт аларга. Әлеге фестивальдә безнең «Маршлы» фестивале 1нче урынны яулады. Чыгышларыбызны халык бик ошатып кабул итте, алкышларга күмде. Ансамблебездән бигрәк тә өлкәннәр кәнагать. Алар биредә тамаша кылып, үзләренең яшьлекләрен искә алдылар.
Фәнис Арсланов, Девятерня авылы