Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үткәннәрне кире кайтарып…
1.08.2013

Үткәннәрне кире кайтарып…

Әтием сугыштан 3 тапкыр яраланып, тоткынлыкта булып кайта.  Ул кайтканда әти-әнисе вафат була аның. Кайтып торырга йорты булмый, печәнлектә, кем якты йөз күрсәтә — шунда кунып йөри. Ә әнием күрше Чебенле авылыннан була. Әниемнең әнисе үлә, әтисе сугышка китеп, кире әйләнеп кайтмый (бүгенге көнгә кадәр аның язмышын белмибез), үги әнисе белән үсә. Әти белән әни танышып, гаилә корып яши башлыйлар.  Ул вакытта авыр еллар, ашарга ризык, кияргә кием булмый. Әткәй балта остасы булып, әнием колхозда эшләде. Элек хезмәт хакы да юк иде бит. Әнием кичләрен иртәнгә кадәр йон эрләп, оекбаш бәйләде. Аннары аларны җыеп, Пермьга алып барып сата иде. Әтием итекләргә олтан салды. Еллар үтә тора, алар үзләренә бер тәрәзәле кечкенә генә йорт салып керәләр.  Бер-бер артлы 4 бала дөньяга килә. Тыныч кына яшәп яткан җирдән әниебез бик каты авырый башлады. Авылда больница юк, 18 км ераклыгындагы районга барырга кирәк. Әтием ат җигеп әнине больницага алып киткәндә без дүртәүләп капка ярыгыннан карап, үксеп елап кала идек. Бигрәк тә апага иң авыры туры килде. Ул безне ашатты, киендерде, тәрбияләде. Әнигә  больницадан кайткач та җиңел булмады. Болай да юк сәламәтлеге өстенә колхоз эше, балалар. Берсендә безгә ашарга пешерәм дип мичкә якты, бригадир кереп мичне су сибеп сүндерде.  Алар колхоз рәисе белән әнинең авыру икәненә ышанмадылар.  Әнием 38 яшендә гүр иясе булгач кына ышандылар…

Апрель аеның караңгы, пычрак төнендә йортыбызга зур кайгы килде. Әнинең хәле начарланды. Ул: “Дөнья хәлен белеп булмый, аягымны юыгыз”, — диде. Бу аның соңгы сүзләре иде. Авылда табиб юк, район ерак, юл пычрак. Күршеләр кергәч, суга шикәр комы салып бирергә куштылар. Өйдә шикәр комы булмагач, кемдер тиз генә үз йортыннан алып керде. Әнием баллы суны ике тапкыр йотты да, безгә тутырып карады. Бу карашы аның: “Каласыз бит, балалар”, — дигәнне аңлаткандыр, күрәсең. Ул мәңгелеккә күзләрен йомды…. Кечкенә сеңелемнең үлек өстендә: “Әнием”, — диеп өзгәләнүләре, көн саен үксеп: “Әнкәй, кайт!”- дип елаулары – барсы да бүгенгедәй күз алдымда тора.

Әнием исән чагында әтигә: “Мин үлгәч, балаларны ятимнәр йортына бирерсең”, — дип әйтеп калдырган. Әмма әтием бик сабыр кеше иде. Дүртебезне дә җил-давыл тидерми үстерде. Күршеләребез дә бик яхшы кешеләр булды. Без ятимнәрне ашатып чыгарырлар иде.  Моның өчен аларга гомер буе рәхмәтле булып яшәдек.

Сеңелем үсеп, беренче сыйныфка укырга керде. Укытучылар белән бергәләп 8 мартка концерт куйдылар. Сеңелем сәхнәгә чыгып җырлады:

Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында
Алар җырлый бик матур җыр
Минем әнием турында…

Залда утыручылар түзмәделәр, сеңелемне кызганып елап җибәрделәр.

Әнә шундый авыр заманнарда үсте безнең буын. Әниемдә ак кан, йөрәк чире иде. Элек медицина бик ярлы булгангамы, акча булмагангамы ярдәм күрсәтә алмадылар. Әти белән салып чыккан яңа йортта да озак яши алмады ул.

Бүген тормыш башка төрле. Акчаң булса, барысы да бар. Үзегезнең сәламәтлекне кайгыртып яшәгез. Әти-әниләр, исән була торып та балаларыгызны ятим итмәгез! Беркемгә дә ятимлек ачысын тоярга язмасын. Тормышта бөтен авырлыкларга түзеп, каршылыкларны җиңеп яшәргә кирәк.

Рәдинә Әбсәләмова, Ижау шәһәре