Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап яшиләр
3.04.2014

Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап яшиләр

Юкамен районында гомер итүче милләттәшләребез авыр елларда да динебезне саклап кала алганнар.  Починки авылында 70 елга якын  мәчет булмаган. Аңа карамастан, дини йолалар, бәйрәмнәрне үтәп килгәннәр.

Починки авылының 300 елдан артык  тарихы бар. Тик татарлар бу җирләргә тагын да иртәрәк, моннан берничә гасыр алданрак килеп урнаша башлаганнар. Авыл һәм район тарихын күп еллар мәчеттә иман вазифаларын башкаручы Надир хәзрәт Бузанаков өйрәнә. Ул безгә бик күп кызыклы мәгълүматны җиткерде. “Бу җирләргә болгар бабаларыбыз  борынгы заманнарда ук килеп урнашканнар. Күрше районда 1303нче елгы кабер ташы саклана. Димәк, шул вакытта ук биредә болгарлар яшәгәннәр”, — дип сөйләде ул.

Надир хәзрәтнең үз гаиләсендә дә күп кенә тарихи ядкәрләр сакланып килә. Игътибарымны агачтан ясалган гади тоз савыты җәлеп итте. Элек, тоз бик кыйммәт булган заманнарда, хәтта аның бушап калган савытын да ашка салып кайнатырга мәҗбүр булганнар икән. “Бу савыт әби-бабайларыбызның нинди авыр тормышта яшәгәннәрен искә төшереп тора. Бүген үзебезнең тыныч, якты тормышта яшәвебезгә сөеник, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтик”, — ди ул. Чыннан да, ачлыгын да, юклыгын да, сугышын да күргән әби-бабайларыбызның сабырлыгына таң калырлык шул. Тик  биредә тоз белән бәйле вакыйгалар моның белән генә бетми икән. “Элек бабайларыбыз тозны Солекамск дигән урыннан алып кайта торган булганнар. Ул җирләр руслар кулына күчкәч, аны алып кайту авырлаша. Чөнки тозны алу өчен, бабайларыбызга көчләп чукынырга кушалар. “Чукынасыгыз килми икән, тозны үзегездәге муллалардан сорагыз”, — диләр.  Ул вакытта мулла нәселеннән булган берничә ир-егет Солекамскига китә. “Башта чукыныгыз”, — дигәч, алар,  чукынган кыяфәт чыгаралар (Тозны алырга кирәк бит!). Тик күңелләре, иманнары белән Ислам динендә калалар. Ә ул вакытта хәбәр таратучы “глошатайлар”, алар кайтып җиткәнче, алданрак килеп: “Сездән менә бу кешеләр тоз өчен чукынды”,- дип әйтәләр. Моны ишеткән халык боларны кире авылга кертми, алар ерак түгел күченеп, үз тормышларын үзләре көтәргә мәҗбүр була”,- дип сөйләде Надир хәзрәт.

Тик нинди генә авыр елларда да төрле дини кысырыклауларга түзәләр бу якларда. Тарихи мәгълүматларга караганда,  авылда 1744нче елда ук  мәчет гөрләп  эшли. Ә 1900нчы еллар башында мәхәлләдә 1774 кеше була. Репрессияләр чорында мәчетне япмаска дип 600дән артык кеше кул куя. Кызганычка каршы, ул вакытта дин кардәшләребез иман йортын саклап кала алмый.  Авылда мәчет бары тик 70 елдан соң, 2000нче елда гына яңадан салына.

Әлеге мәчет авылда 4нче иман йорты, диләр. Бүгенге көндә биредә төзекләндерү эшләре бара: җылыту системасы яңартыла икән. “Мәчет нинди акчага яши соң?” — дигән сорауга: “Иман йортына хәер китереп торалар, Аллага шөкер. Үзләре бу авылдан булып, читкә китеп яшәүчеләр дә безнең турыда онытмыйлар, аларга бик зур рәхмәт”, — диде Надир Бузанаков. Узган ел мәчеттә имам-хатыйб вазифасы  аның улы, Рөстәм Бузанаковка тапшырылган икән. Рөстәм хәзрәт тә әтисе кебек белемле, тырыш, акыллы егет.  “Мәчетнең ишеге көн саен ачык, Аллага шөкер. Җомга намазлары укыйбыз, халыкны дингә өндибез, дәресләр алып барабыз, укытабыз”, — дип, үзләренең эшләре белән таныштырды ул. Дин сабакларын биредә Надир хәзрәт  алып бара икән.

Мин килгәндә  20 якын кеше мәчеткә, намаз укырга җыелган иде. Җомга намазына, бәйрәмнәр вакытында күрше авылдан килүчеләр дә бар икән. Дин кардәшләребезнең барысы да диярлек бертавыштан: “Шушы кечкенә генә булса да мәчетебез эшләп торгач, бик сөенәбез. Аллага шөкер, дин сабакларын да алабыз, гает көннәрен дә зурлап уздыру мөмкинлеге бар. Моның өчен хәзрәтләребезгә бик зур рәхмәт”, — диделәр.

Тарихи ядкәрләр иман йортында да саклана икән. Борынгы Коръән китабы, шәмаилләр турында да сөйләде Надир Бузанаков. “Элек шәмаилләр кулдан эшләнгән. Мәчетебездә 19 гасырга караган шәмаил саклана. Ана кулдан Аятел Көрси язылган. Элек күп кенә күрше авылларда мәчетләр булган. Бер шәмаил күрше Бугашур (Атабай) авылында яшәгән мулланыкы. Ул да кулдан эшләнгән. Боларның барысы да безнең өчен бик кадерле”, — диде ул.

Починки авылында гомер итүче милләттәшләребез белән аралашкач, аларның булганына шөкер итеп, үткәннәрне барлап, онытмыйча яшәүләренә сокландым.

Эльвира Хуҗина.