Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк
15.04.2012

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк

2012 ел – Россия тарихы елы, ә Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Бу уңайдан республикабызда күп кенә чаралар планлаштырыла. Муса Җәлил исемендәге китапханә дә читтә калмый. «Тарих дулкыннарында» дигән кичә – шуның бер дәлиле.

28 мартта узган бу кичә фәнни-мәгариф киңәшмәне хәтерләтте. Тарих белгече Гөлфидә Мәрданова тыңлаучыларга «Кемнәр соң алар татарлар?» исемле хезмәтен тәкъдим итте. Ул барыбызда да зур кызыксыну уятты. Тамашачылар арасында татар тарихын яхшы белүчеләр дә бар иде. Әхәт Фаррахов – шундыйларның берсе.

Татарлар тарихы электән барланып килә. 2002 елда дөньякүләм билгеле галимнәрнең хезмәтләре «Татарлар тарихы» исемле 7 томлыкта басылып чыккан икән.

Ижау татарларының тарихы белән кыскача Кузебай Герд исемендәге музейның татар бүлеге җитәкчесе Резеда Әхмәтвәлиева таныштырып үтте. Вәсилә Хәкимова шушы музейда Ижау татарлары тарихына багышланган кичә уздырырга тәкъдим итте.

116нчы балалар бакчасында Татар музее эшләп килә. Монда тәрбияләнүче бер төркем нәниләр кайбер экспонатлар белән таныштырдылар.

Сүз әкренләп бүгенге көнгә күчте. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Шәрифуллин, Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов, Карл Маркс урамындагы мәчетнең имам-хатибы Илсур Закиров көнүзәк мәсьәләләргә тукталдылар. Тыңлаучыларның күпсанлы сораулары җаваплы булды.

Гөлфия Ибраева, Ижау шәһәре