Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Үсеш ноктасы билгеләнде
9.08.2017

Үсеш ноктасы билгеләнде

3 августта Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов Завьялово районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында агросәнәгать комплексын үстерү буенча киңәйтелгән утырыш узды.

Сөт җитештерү арта

Республика территориясендә азык-төлек продуктларын җи­тештерү тулаем гамәлгә ашырыла. Бу – Удмуртиядә яшәүче халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерә һәм илнең төрле төбәкләренә, якын булган чит илләргә продукцияне чыгарырга мөмкинчелек бирә. Мисал өчен, сөт продуктлары илебезнең 70 субъектына озатыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Прохоров сүзләренә караганда, әлеге тармак оешмалары 47 мең кешене эш урыны белән тәэмин итә. 32 мең кеше турыдан-туры авыл хуҗалыгы җитештерүендә, 15 мең кеше азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куя.
Республиканың авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү структурасында иң күп өлешне сөт җитештерү алып тора. Бу – 35 процентны тәшкил итә. Сөт җитештерү буенча Удмуртия Россиянең иң яхшы сөт җитештерүче 10 төбәге исемлегендә 9нчы урында тора.
Республикада яңа терлекчелек объектларын үз эченә алган “Миллион тонна сөт җитештерү” программасы гамәлгә ашырыла. Узган елны сөт терлекчелеге буенча 49 объект, 45 ферма төзекләндерелә һәм реконструкцияләнә. 2016 елда терлекчелек биналарын төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә сыерлар саны 1200 башка арта. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 22 яңа ферма кулланылышка тапшырыла һәм 8е үзгәртеп корыла, бу сыерлар санын 2050гә кадәр арттырырга мөмкинлекләр бирә.

Халыкны ни борчый?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, белгечләр чыгышларыннан күренгәнчә, агросәнәгать комплексы үсешендә проблемалар да юк түгел. Бигрәк тә хезмәт хакы түбән булганлыктан, яшьләрнең авылда калмавы, терлекчелек комплексларын модернизацияләү (күпчелеге 80-90 еллар дәрәҗәсендә), банкларда льготалы кредитлар алу кыенлыгы турында сораулар күтәрелде.
Эшлекле визит вакытында Александр Бречалов Совхозный һәм Олы Венья авылларында халык һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән очраш­ты. Аралашу вакытында җирле халык трассадан басуларга төшү өчен юлларның уңайлы булмавы, җәяүлеләр өчен юлны кичү урыннары җиһазландырылмавы һәм яктыртылмаган булуыннан зарландылар.

Хаталар төзәтелгән

4 августта Александр Бречалов эш сәфәре белән Кече Пурга районында булды. Иң элек ул район үзәгенең Колхозная урамына юл тотты. Биредә 2013-17нче елларда «Тузган торактан күчерү» программасы буенча яңа йортлар төзелгән иде. Александр Бречалов биредә апрель аенда булып, ашыгыч рәвештә төзүчеләр белән киңәшмә уздырган иде инде. Чөнки әлеге йортлар күптән түгел генә тапшырылган булуга карамастан, биредә яшәүчеләрнең төзүчеләргә һәм программаны чынга ашыру өчен җаваплы җитәкчеләргә дәгъвалары күп булды. Республика Башлыгы барлык җитешсезлекләрне җәй ахырына кадәр юк итәргә йөкләгән иде. Бу көнне ул йортларны үзе тик­шереп чыкты һәм янәдән халык белән очрашты. “Әлеге йортларда яшәүче халыкның кәефе бүген бөтенләй башка. Кимчелекләрне юк иткәч, йортлар да башка сыйфатта. Теләк булса, булдырабыз. Тик һәркем үз вазифаларына җитди карап, тиешле рәвештә, вакытында эшен башкарсын иде”, — диде. Шулай ук бу көнне Александр Бречалов балалар сәнгать мәктәбе бинасында муниципаль берәмлекләрне үстерү буенча бурычларны билгеләү өчен район активлары белән очрашты. “Без бүген үсеш ноктасы хакында фикер алышырга тиешбез. Теләсә кайсы үсеш нигезендә икътисад тора. Шулай ук максатыбыз — районда булган проблемаларны барлап, иң кискен һәм өстенлеклеләрен билгеләү”, — диде.

Һөнәрчелек

Кече Пурга районының Иске Монья авылына сәфәрендә, Рес­публика Башлыгы 1992 елда Удмуртиянең халык сәнгатен һәм һөнәрчелеген үстерү, саклап калу максатыннан ачылган Һөнәр йортында булды. Биредә 16 төр декоратив-гамәли сәнгать тәкъдим ителгән: саламны, агач һәм агач кайрысын нәфис эшкәртү, тукучылык, милли кием тегү, кул эшләре, керамика һәм тимерчелек эше һ.б. Иске Монья авылының Һөнәр йорты дмуртиядә саламны нәфис эшкәртүне торгызу һәм үстерүгә нигез салучы булып тора. Бүгенге көндә әлеге авыл кешеләре ясаган салам курчаклар башка район осталары өчен уникаль үрнәк булып тора. Бии торган курчак Кече Пурга районының бренды һәм аны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яратып сатып алалар. Александр Бречалов Һөнәрчелек йорты тәкъдим иткән проектларны үстерергә кирәклеген, тик моны бюджет хисабына гына түгел, башка юлларны да эзләргә кирәклеген әйтте. “Югалган авыллар музее” проектын тормышка ашыручы Игра районының Сеп авылында бюджеттан тыш акчаны җәлеп итү юлларын бик яхшы беләләр. Үз проектларын гамәлгә ашыру өчен алар Президент гранты отып, узган елларда 2 млн. сум, быел 700 мең сум оттылар. Бу авыл җирлеге өчен бик зур сумма һәм әлеге акчаларны гади авыл кешеләре җәлеп итә алды. Без авыл халкына мондый проектлар белән ярдәм итә алабыз, бары тик кызык­лы юллар гына тәкъдим итегез”, — диде.

Ләйсән Әхмәтова.