Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Үрьякалада — авыл җыены
25.05.2017

Үрьякалада — авыл җыены

Балезино районының Үрьякала (Гордино) авылы кайчандыр гөрләп торган авылларның берсе була. Бүген биредә бары 30 гына хуҗалык. Кечкенә генә булса да, биредә һәр урында авылның зур тарихы яшеренгән. Ел саен май аенда авылдашлар үткәннәрне барларга, очрашып хәл-әхвәл белешергә дип, туган нигезләренә әйләнеп кайталар. Авыл җыенын дини йолалар буенча уздыралар.
Бу якларга беренче баруым иде. Балезино авылыннан соң Үрьякалага таба борылгач, асфальт юл да бетте, тирә-якта болын-кырлар җәйрәп ята. Әйтерсең лә табигать үзе бу зур тарихлы авылны чит-ят күзләрдән саклый. Шунысы гына кызганыч, авылның үзендә юл юк. Безгә дә җыен узган тау итәгенә машинаны авыл уртасында калдырып барырга туры килде. Юл юклыгына соңрак авыл халкы да зарланып алды. “Ничек кенә булмасын, авылны яшәтәсе килә бит”, — ди алар.
Җыен узасы урында — тау итәгендә — иртәдән үк эш гөрләп торды. Иң элек Корбан өчен 3 сарык чалынды, төньяк районнарның имам-мөхтәсибе Илмир Касимов корбан чалуның тәртибен, йоласын аңлатты. Ул арада авылның иң өлкән апалары һәм абыйлары учак ягып, ботка пешерү өчен ике казан астылар, самавырларда үлән чәйләре кайный башлады. Әкренләп авыл җыенына яулык бәйләгән апалар, түбәтәй кигән абыйлар җыелды. “Елдан-ел бәйрәмгә килүчеләр саны арта, шуңа сөенәбез. Вәгазьләр тыңлап, догалар укыгач, күңелләр тынычланып кала төсле”, — ди Үрьякала әбиләре. Дини чараны Илмир хәзрәт вәгазь белән башлап җибәрде. Тиздән Рамазан ае башлануы, ураза тотуның тәртибе, изге айда башкарылырга тиешле эшләр турында тәфсилләп сөйләде ул. Соңрак авыл картлары элеккеге мәчет ишегалдысында Аллаһы Тәгаләдән тыныч, мул еллар сорап, дога кылдылар. Өйлә намазы укылды.
Авылның тарихы, биредә табылган борынгы ташлар, каберлекләр турында узган ел тәфсилләп язылган иде инде (газетаның 25нче саны). Үрьякалада күп төрле риваятьләр йөри. Шун­дыйларның берсе — Әүлия чишмәсе турында Фәгыйлә Тютина сөйләде. “1870 елларда Әхмәди авылыннан күченеп килгән Мөхәммәдрәхим мул­ланың кызы Әүлия исемле булган. Ул биредә вафат булып, шунда җирләнгән диләр. Авыл уртасында урнашкан кабер дә Әүлия исемен йөртә. Чишмәбез дә авыл уртасыннан ук агып төшкәч, аны Әүлия чишмәсе дип йөртәбез”, — диде ул. Чынлыкта исә, археологлар таш койма белән әйләндереп алынган әлеге каберлек урынында борынгы зират булганлыгын исбатлыйлар, кабердә төгәл кем җирләнгәнен дә белмиләр. Әлеге кабер 1887 елны салынган мәчет ишегалдында була. Репрессияләр елында мәчет манарасы киселеп, мәктәп бинасына әверелә. Тик мөселманнар үз диннәрен саклап кала алалар. Элек бисермәннәр дә, татарлар да бергә үткәргән әлеге авыл җыены да бүген шәригать кануннары буенча үткәрелә. “Хәзер авылда абыстай­лар да, имамнар да юк. Ләкин һәр дини йолаларга да, мәетне җирләгәндә дә Кистемнән Илмир хәзрәт Касимов, Васил хәзрәт Тютин, абыстай Гөлфирә Касимова килә. Бик рәхмәтле без аларга”, — ди авыл халкы.
Бәйрәм корбан ите кушып пешерелгән ботка ашау белән тәмамланды.

Эльвира Хуҗина.