Үрнәк гаиләләр шундый була
Гаиләләр көчле булганда гына, илебез көчле була. Шунысы сөенечле: яхшы гаиләләр безнең шәһәрдә дә бихисап. Шуларның берсе — Лотфуллиннар гаиләсе. Быел аларга Сабантуй бәйрәмендә “Үрнәк гаилә” номинациясендә бүләк тапшырдылар.
Кайберәүләр бу дөньяда үзләре өчен генә яшиләр. Мәсәлән, яше кырыкка якынлашып килүче күрше кызын гына алыйк: үзе чибәр, төсе-бите килгән, әти-әнисе белән яши, тормыш иптәше дә, йорты да, балалары да юк. Димәк, алда бернинди шатлык-куанычлар көтелми дигән сүз.
Ә менә Лотфуллиннар гаиләсенә килеп керсәң, балаларның көлүеннән, күңелле чыр-чуыннан бөтендөньяңны онытасың. Алар белән шундый рәхәт, аерыласы килми хәтта! Чын бәхет шушыдыр, мөгаен!
Эльвира белән Артурның гаилә коруларына 17 ел. Алар бер урам балалары, бергә үскәннәр, йортлары кара-каршы диярлек урнашкан. Эльвира кечкенә вакытта Артурдан: “Син мине яратасыңмы? Син миңа өйләнәсеңме?” — дип сорый торган булган. Ходайның “Амин” дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Бик матур, нык гаилә корганнар. Ленарга 16 яшь, Лимирага — 10, Радмирга — 4, Рамилинага — 2 яшь. Гаилә хуҗасы Артур шофер булып эшли. Ә Эльвира шәһәрнең төзекләндерү идарәсе муниципаль учреждениесендә төп хисапчы, Күп функцияле үзәктә (МФЦ), шәһәрнең үзәк сайлау комиссиясендә һәм тагын бер шәхси эшмәкәрдә хисапчы булып эшли. Җитмәсә, үзе машина йөртә.
Әле генә 3 катлы йорт салып чыкканнар. Шулай, үзең тырышмасаң, берәү дә китереп бирми! Ә иң мөһиме: Эльвира белән Артур тормыш мәшәкатьләренә бирелмичә, үз мәхәббәтләрен саклап, матур итеп яшиләр. Бу аларның бер-берсенә булган җылы мөгаләмәсендә, күз карашларында чагыла. Артур эчми-тартмый, балаларының уңышларына сөенүен яшерә алмый. Ә балалары өчен горурланырга урын бар чынлап та: Ленар белән Лимира музыка мәктәбендә дә белем алалар, Сабантуй, концертларда чыгыш ясыйлар. Лимира 2012 елда республикабызда үткәрелгән “Язгы тамчы” конкурсында җыр башкарып, диплом яулады. Ратмирга 6 яшь тулу белән баянда уйнарга өйрәтү түгәрәгенә бирәбез, диләр.
Эльвираның әтисе инде бакыйлыкка күчкән Заһир абый, оста гармунчы, 10 гармуны булган. Язган шигырьләре 2009 елда “Яңарыш”та басылып чыккан. Эльвираның әнисе Илүсә апа да йомшак күңелле, балаларны бик ярата: 4 баласы, 10 оныгы бар (5 кыз, 5 малай). Кода-кодагыйлар белән дә дус, тату, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Анысы да бик күңелле, йөрәкне җылыта торган күренеш.
Алар бергәләп чәй өстәле артында утырганда, кызыксынып: “Балаларыгыз ботка ашарга яратамы?” — дип сорадым. “Әйе, иртәбез шуның белән башлана һәм кичебез шуның белән төгәлләнә”, — дип җавап кайтарды Эльвира. “Авырмасыннар гына, калганы булыр. Хәзер балаларның иммунитетын саклау авыр. Чөнки үзегез күреп торасыз, кибет киштәләрендә нинди ашамлыклар ятканын”, — дип сүзгә кушылды Артур. Балалары да тәрбияле, өстәл яныннан рәхмәт әйтеп, “әппәр” итеп китәләр. Ә буш вакытларын еш кына Пушкин исемендәге ял паркында уздыралар. Бергәләп кафега, циркка, Кама буенча катерда йөрергә яраталар.
Менә шундый ныклы, тату, үрнәк гаиләләргә бай безнең шәһәребез!
Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.