Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үлем тозагы
8.04.2012

Үлем тозагы

Февраль аенда Мәскәү өлкәсендә 16 катлы йорт түбәсеннән сикереп, шул рәвешле үз гомерләре белән хушлашкан яшүсмер ике кыз турында ишетми калмагансыздыр. Әлеге башка сыймаслык хәл турында күп сөйләнде. Кызларның ни өчен үз-үзләренә кул салганнарын туганнары да, дуслары да аңлатып бирә алмады. Кемдер мәктәпне, кемдер ата-аналарын гаепләде. Ничек кенә булмасын, әлеге балалар якыннарының күңеленә төзәтә алмаслык хәсрәт салып, дөньядан китеп бардылар. Кызганыч, мондый очраклар илебездә еш күзәтелә башлады. Саннарның елдан-ел арта баруы күңелгә шом өсти. Нәрсә бу? Үз-үзеңә кул салу яшьләр арасында үзенчәлекле мода адымына әверелеп барамы, җәмгыять, бүгенге тормыш әлеге адымга этәрәме?

XXI гасыр үз чор балаларына әле безнең әти-әниләребез уйлап та карамаган мөмкинлекләр ачты. Бүген балалар бакчасына йөрүче сабыйның да кесәсендә кәрәзле телефон, һәр йортта компьютер, Интернет. Кибет киштәләрендә, Аллага шөкер, җаның теләгән һәрнәрсә бар, акчаң гына булсын. Аяклы тарихыбыз булган әби-бабайларыбызның сугыш, хәерчелек, ачлык турында сөйләгәннәренә нәни сабыйлар хәзер ышанмыйлар да инде. Аның каравы, 5 яшьлек сабыйның компьютер уеннары уйнап утырганына шаккатасы юк. Нишлисең, замана балаларын бүген туганда ук акыллы булып туа диләр. Тик көн дәвамында компьютер артында утырган яшүсмерләрнең Интернет челтәрендә нәрсәләр укыганын ата-аналары беләме икән?

Үзәк каналларның берсеннән 18 яшьлек кызның үлеме турында сөйләгән тапшыру карарга туры килде. Ул үз йортында асылынып үлгән. Кызның ата-анасы балаларының ни өчен бу адымга баруын аңлый алмыйча, үкси-үкси елыйлар. Тикшерү барышында аларны өнсез калдырган яңалык ачыла. Буш вакытын компьютер артында уздыручы кыз Интернет челтәрендә тамыр җәеп килүче секталарның берсенә килеп “капкан” икән.

Кирәкле сайтны табу, мин уйлаганнан күпкә җиңелрәк булды. Баксаң, интернет алар белән шыгрым тулган икән. Кызыксынуым артканнан-арта барып, шуларның берсенә кердем. Биредә тормыштан зарланып язылган хатлар да, ни рәвешле үлү җинелрәк булганын аңлатучы язмалар да бар. Хәтта, асылыныр өчен элмәкне ничек итеп дөрес ясарга кирәклегенә дә өйрәткәннәр. Кыскасы, укысаң, чәчләр үрә торырлык. Биредә үлемгә, үз-үзеңә кул салуга мәдхия укыла дисәк тә, дөрес булыр. Җитлекмәгән яшүсмер психологиясе өчен бу коточкыч күренеш, әлбәттә. Мәктәптә, дуслары арасында яисә гаиләдәге проблемалардан чыгу юлын таба алмаган вакытта бирегә килеп “капса”, яшүсмер төзәтә алмаслык хаталар кылырга мөмкин. Әлбәттә, мондый ялгышлардан Ходай үзе сакласын!

Язмамны үзләренә кул салган 16 яшьлек кызлар турында сөйләүдән башлаган идем. Укучыларның ни сәбәпле гомерләре белән хушлашканнарын белергә теләү өчен, махсус тапшыру да эшләнгән иде. Тикшерү барышында, кызларның соңгы ике атнада мәктәпкә йөрмәүләре ачыклана. Тик бу турыда ни сәбәпледер әти-әниләренә хәбәр ителми. Көн саен укырга дип чыгып киткән балалар кайда йөргәннәр? Монысына инде беркем дә җавап бирә алмый. Ә әлеге мәктәп укытучылары ни өчен сәбәпсез дәрес калдыручы балаларның ата-анасы белән элемтәгә кермәгән, аңлашылмый. Хәер, журналистлар биргән әлеге сорауларга, кызлар укыган мәктәптә беркем дә җавап бирергә теләмәгән.

Кызларның үлеме турындагы тапшыруны карагач, янә Интернетта эзләнергә туры килде. Биредә аларның контакт дип аталучы шәхси битләренә кердем. Дөнья белән хушлашкан кызларның соңгы язмаларының берсе: «Үлем, ә син миңа ошыйсың»… Мондый сүзләр белән мин югарыда язылып үтелгән сайтта очрашкан идем инде. Димәк, бу кызлар Интернетта тамыр җәйгән «үлем тозагына» эләккәннәр.

Шулай ук кызларның Интернаттагы шәхси битләрендә дуслары тарафыннан язылган хушлашу сүзләре дә бар. Араларында “Минем дә үләсе килә”, “Мин тиздән сезнең янда булачакмын” кебегрәк, яшьтәшләре тарафыннан язылган җөмләләр дә очрый. Чын күңелдән боларның уйламый әйтелгән сүзләр булуын теләдем. Гомер — безгә Аллагы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бүләк. Кайсы гына дин булмасын, үз-үзеңә кул салу һәрберсендә дә зур гөнаһ булып санала. Әлеге акылсыз гамәл аркасында әти-әниләргә, якыннарга кайгы-хәсрәт китерергә язмасын.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре