9.11.2017
Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!
13 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр республикада киң масштабта Бөтенроссия наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясе старт ала. Акциянең төп максаты – наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын җәлеп итү. Әлеге акция кысаларында һәркем 02 телефонына шалтыратып, наркотиклар белән бәйле җинаятьләр, наркотикларны кулланучылар, сату нокталары турында хәбәр итә ала.
15 һәм 22 ноябрь көннәрендә 17.00-19.30 сәгатьләрдә “кайнар линия” хезмәте эшләячәк.
Наркомания белән бәйле сораулар буенча 8(3412) 415-140, 415-141 “кайнар линия” телефон номерларына мөрәҗәгать итә аласыз.