Үз өлешебезне кертик!
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү уза. Аның төп бурычы – шәһәрләрне яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.
Удмуртия республикасыннан тавыш бирү исемлегенә 13 иҗтимагый киңлек кергән. Ижау халкы «Тишино» һәм «Березовая роща» парклары арасыннан 2022 елда милли проект кысаларында төзекләндереләчәк паркны сайлап алырга тиеш. Глазов, Сарапул, Воткинск, Можга, Сарапул, Ува, Игра шәһәрләрендә дә тавыш бирү өчен объектлар исемлеге бар.
Алар өчен 18.gorodsreda.ru сайтына кереп яки “Бердәм Россия” партиясенең “ПоддЕРжка” проекты штабында 30 майга кадәр объектлар өчен тавыш бирергә мөмкин.