Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үз эшләренең осталары
3.12.2015

Үз эшләренең осталары

Ибраһимовлар 7 ел элек Можгада үз эшләрен ачып җибәрәләр. Моның өчен кием-салым, йорт кирәк-яраклары сатуны түгел, ә азык-төлек җитештерү өлкәсен сайлыйлар һәм сөт эшкәртү цехы ачалар. Шәһәрнең Фин посёлогында урнашкан оешманы бүген Можга халкы гына түгел, күрше өлкә, төбәк, шәһәрләр дә белә. Сөт продукциясе Татарстанга, Киров, Пермь өлкәләренә, Удмуртиянең шәһәр-районнарына озатыла.

“Эшне башлап җибәрүе җинел булмады. Бу бинаны инде күптән сатып алсак та, әле 1 елдан артык кәгазь-документлар артыннан йөрергә туры килде. Эш күп булды, тикшерүче оешмалар тарафыннан таләпләр дә бик җитди. Эштә кунып калган вакытлар да шактый иде. Максатыбызга ирешкәч, цехны җиһазладык, берничә эшче кабул иттек. 2008 елның июль аенда беренче продукцияне чыгардык”, — дип башлады сүзен эшкуар Лилия Муллакай кызы.
Шул елдан башлап Ибраһимовлар бер генә көн дә туктап тормыйлар: гел эшләрен камилләштерү өстендә эшлиләр. Иң беренче чиратта, хез­мәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудыралар. Яңа бина төзеп, аның беренче катында машиналар кую өчен җылы гаражлар, икенче катында — кабинетлар, ашау, ял итү, юыну-киенү бүлмәләре булдыралар. Моннан кала, техника саны да арттырылган, яңа җиһаз, станоклар кайтартылган.
Эшне бөтен гаилә әгъзалары алып бара. Җитәкче — Лилия Муллакай кызы. Аңа бөтен эштә тормыш иптәше Илдус һәм улы Илдар ярдәм итәләр.
Цехта 4 төрле сөт ризыгы: кайнаган сөт, кефир, каймак, эремчек көненә тонналап җитештерелә. Чимал белән кыенлыклар булганы юк. “Сөтне бары тик Удмуртия хуҗалыкларыннан гына кайтарттырабыз. Можга, Сюмси, Алнаш районнарына үзебез барып алабыз. Продукцияне сораучылар күп. Көненә 15 тонна сөт ризыгы чыгарабыз, барын да алып бетереп торалар. Бүген Барнаулдан яңа җиһаз килде, каймак белән эремчекне савытларга салып, сатуга чыгарырга уйлыйбыз”, — дип планнары белән дә уртаклашты эшкуар. Шулай да эшмәкәрләр сан артыннан кууга караганда, сыйфатлы продукция житештерүне кулайрак күрәләр. Сатып алучы белән дә гел тыгыз элемтәдә эшлиләр.
Илдар Ибраһимов продукциянен сый­­фаты буенча инженер-менеджер: “Про­дукциянең сыйфатын тагы да кү­тә­рү өчен күптән түгел без ХАССП сис­темасын куллана башладык. Бу халыкара система, аның таләпләре бик катгый. Сөт ризыкларының сыйфаты лабораториябездә дә һәрдаим тикшереп торыла”, — диде.
6 кешедән башлаган цехта бүген 60 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең тәҗрибәлеләре тупланган. Яшь белгечләр дә бик күп. Эшчеләр 2 көн эшләп 2 көн ял итәләр. Хезмәтләренә күрә лаеклы эш хакы алалар.
Мин үз күзләрем белән күреп инандым: Ибраһимовлар бер генә авырлыктан да куркып тормыйлар. Банктан кредитлар ала-ала булса да, башлаган эшләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә телиләр. Алар тырыш, максатларына ирешүчән, кешелек­ле, аңлаучан. Шуңа аларны эшчеләре дә бик хөрмәт итә.
Технолог булып эшләүче Римма Турова: “Без җитәкчеләрдән уңдык, алар бик әйбәт кешеләр”, — дип сөйләде.
Ибраһимовларның хезмәтенә быел Республика һәм шәһәр җитәкчеләре дә югары бәя бирде. Лилия Муллакай кызы Можга шәһәренең 180 еллык юбилее тантанасында «Үз эшенең остасы» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре.