Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Үз эшенең остасы
9.02.2017

Үз эшенең остасы

Һәркөнне балалар бакчасында безне тәрбияче белән беррәттән тәрбияче ярдәмчесе Гөлнара Леонид кызы Дубницкая елмаеп каршы ала. Балалар да аны икенче әниләре кебек якын күреп, кочаклап алалар. Ул да аларны кочаклап, хәл-әхвәлләрен сораша. Эш сәгате җиткәнен дә көтми эшенә ашкынып килә, яратып хезмәт куя Гөлнара ханым Ижау шәһәренең Индустриаль районында урнашкан 279нчы балалар бакчасында.

Тәрбияче ярдәмчесе генә булса да, ул барысына да җитешә: балаларны ашата, савыт-сабасын юа, бар җирне чисталыкта-пөхтәлектә тота, балаларны киендерергә булыша, шул ук вакытта әти-әниләр һәм балалар белән аралаша, тыгыз элемтәдә тора. Ул педагог­ларга хас барлык сыйфатларга ия: культуралы, әдәпле, ягымлы, мәрхәмәтле, сәләтле, сабыр, җитез, эшчән. Гөлнара Леонид кызы мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерсә дә, эш таба алмагач, вакытлыча тәрбияче ярдәмчесе булып эшли башлый. Бераз эшләгәч, әлеге эшнең үзенекен икәнен аңлый, чөнки ул балаларны бик нык ярата. Мондый хезмәткәрне бакча мөдире Ольга Чигорева да бик хөрмәт итә. Ул: “Хезмәт сөючән, нинди генә эш кушсаң да, барысын да җиренә җиткереп башкара, үз эшенә җаваплы карый торган, зур хәрефтән язарлык тәрбияче ярдәмчесе ул. Аның артистлануын, уйнаганнарын күреп, театрга артист итеп тә чакырдылар. Хезмәткәрләр дә, әти-әниләр дә хөрмәт итә Гөлнараны”, — ди.
Гөлнара ханым турында озак еллар бергә эшләүче тәрбияче Татьяна Григорьевна: “Гөлнара Леонид кызы белән бер төркемдә инде 17 ел бергә эшлибез. Бәйрәм-әкиятләрне сәхнәләштергәндә, ул һәрчак ярдәмгә килә. Балаларга төрле уеннар өйрәтәбез, төрле рольләргә кереп, әкиятләр уйныйбыз. Тәрбияче ярдәмчесе Гөлнара да балаларны бик ярата, ул аларга сәнгатьле итеп әкиятләр, шигырьләр укый, төрле темага сөйләшүләр алып бара. Мондый ярдәмчеләр булганда, гөрләтеп эшлибез әле”, — ди.
Балалар бакчасында эшләгән һәр кеше сәләтле артист булырга тиеш. Балалар күңелен аңлаган, үзе дә балаларча уйный, шаяра, җырлый, бии, рәсем ясый белгән кешеләр генә балалар бакчасында эшли ала. Гөлнара — нәкъ шундый хезмәткәр.
Үз эше хакында ул: “Тәрбияче һөнәре алу өчен укырга да тәкъдим ясадылар, тик минем әлеге эштән китәсем килмәде. Эшемне яратып башкарам. Балаларның төрлесендә төрле холык. Шуңа күрә аларның һәрберсен аңларга тырышабыз. Алар бит, әти-әниләреннән аерылып, көне буена безнең карамакта калалар. Без аларга җылы карашыбызны, назыбызны, игътибарыбызны кызганмаска тырышабыз. Ләкин болар белән генә чикләнеп тә булмый. Аларны кызыксындырырлык, онытылып торырлык шөгыльләр дә уйлап табабыз. Балаларның сөенечләрен, елмаюлы йөзләрен күреп, мин үзем дә шатлык хисләре кичерәм”, — ди.
Гөлнара ханым әлеге балалар бакчасында 25 елдан артык эшли. Тәҗрибәсе булмаган тәрбияче ярдәмчеләре дә аңа еш кына ярдәм-киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Алдагы көндә дә аңа сәламәтлек, хезмәтендә дә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын.

Гөлнара Вәлиева.