Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Үз эшенең остасы
10.05.2017

Үз эшенең остасы

Көннәр язга авышып, бакча эшләренә әзерләнә башлагач, “Удмуртские семена” кибетендә еш булам. Әле орлыгы, әле җире, әле ашламасы кирәк. Нәкъ шушы кибеткә сугылуымның сәбәбе дә бар: анда төпле киңәшләр бирүче бик мөлаем ханым эшли. Нинди сорау туса да, бик аңлаешлы итеп аңлатып бирә, ярдәм итә. Су буе җыелган чиратта торучылар да сабыр гына көтәләр, чөнки беләләр: сатучы җитез-җитез кабул итә, аңлата, ачык йөзен дә кызганмый. Үз эшенең остасы булган Розалия Кыям кызы Коротких белән аралашып, аның белән газета укучыларны да таныштырасым килү теләге мине әлеге кибеткә тагын алып килде.
Розалия апа — Ижау кызы. Биредә мәктәпне тәмам­лап, Сарапул районының Сигаево поселогында урнашкан агрономнар әзерләү техникумында белем алган.
Сез — шәһәр кызы, нишләп агроном һөнәрен сайладыгыз?
— Минем бәләкәй чактан тел кереше (уздечка) бар иде. Шуңа бик чиста итеп сөйләшмәдем. Бик кыенсына, кешеләрдән ояла идем. Кечкенәдән: “Агроном булам. Табигать, үсемлекләр белән, һичшиксез, уртак тел табачакмын”, — дип ният кылдым.
Укуымны тәмамлагач, юллама белән Игра районына эшкә җибәрделәр. Анда кияүгә чыктым, өч тапкыр әни булдым. 8 елдан гаиләбез белән Ижауга күчтек. Ижауда үземнең һөнәр буенча эшне дәвам итеп, аэропорт районындагы теплицада эшли башладым. Ул теплица бүгенге көндә юк инде. Өч ел заводта эшләдем. Аннары “Удмуртские семена” кибетенә идән юучы буларак кына урнашкан идем, инде 15 ел үз белемем буенча эшлим.
— Үзегез агроном булгач, бак­­чагызда да җиләк-җимеш, яшелчәне һөнәри ысуллар бе­лән генә үстерәсездер, мө­гаен…
— Ю-уук, үз бакчама вакыт аз кала, көнем эштә уза. Шәхси йортта яшибез. 16 сотый бакчабыз бар. Менә шулай, болай эшләгез дип язып калдырам, күпчелек балалар эшли. Бәрәңге, суган, кыяр, кәбестә үстерәбез. Алмагачлар, җиләк-җимеш куак­лары бар.
— Бакчагызда химик ашламалар кулланасызмы?
— Кулланам. Аларсыз булмый. Катнаш ашламалар белән тәрәзә төбендә чакта ук үсентеләрне тук­ландырырга кирәк. Калий, кальций, фосфор үсемлекләргә генә түгел, үзебезгә дә кирәк бит.
— Уңдырышсыз җирне уңды­рышлы итеп буламы?
— Тырышсаң, нигә булмасын, була. Әлбәттә, кыйммәткәрәк төшә. Тирес, компост, җир кайтартып салырга кирәк.
Хәзер ашламаларның, шулай ук яшелчә орлыкларының да нинди төрләре генә юк. Кыйммәтләре дә, арзаннары да бар. Кайсыларын алырга киңәш итәр идегез? Кыйммәтләренең сыйфаты яхшырак дигән сүз дөресме?
— Юк, бәясеннән тормый. Ничек үстерәсең, тәрбиялисең, шуннан тора. Матур кәгазьгә төрелгәне, яшелчәнең рәсеме төшерелгән булуы һәм ничек үстерергә өйрәтелгән инструкциясе, бу сорт т­урында мәгълүмат булуы белән генә отышлы. Ә орлыгы шул ук инде. Ләкин моннан тыш, гибридлар бар, алары гади кәгазьгә төрелми. Гибридлар әйбәтрәк.
— Иртә язда бакчачыларга нәр­сәгә игътибар итәргә?
— Парникларны төтен һәм башка матдәләр белән эшкәртеп, тәртипкә китереп, анда редис, салат кебек тиз өлгерә торган үсемлекләр чәчәргә була. Куак­ларны, агачларны бакыр купоросы, бордо кушылмасы (бордосская смесь) белән эшкәртергә, буярга кирәк. Быел кышын кар күп булса да, көннәр бик салкын булмады, барлык зыян салучы бөҗәкләр кышны исән чыктылар. Өйдәге яшелчә үсентеләрен хәзер тукландырырга кирәк, аны ике атнага бер кабатлау зарур.
— Сезгә, күрүемчә, әйбер сатып алырга гына түгел, киңәш сорап та бик күп мөрәҗәгать итәләр. Сатып алучыны күпчелек нинди сораулар борчый?
— Сораулар төрле инде, үсен­теләрне нәрсә белән тукландырырга? Нинди сорт уҗымнар алырга? Чәчкән әйберләре начар үсә, яки киресенчә бик зур булып үсеп китә. Кишерләре чыкмый. Кишер турында әйткәндә, шунысын әйтеп үтәргә кирәк: хәзер кишерне иртәрәк чәчәргә кирәк. Ничә ел инде искәрәм, яз иртә килә, җир бик тиз кибә. Коры җирдә орлыклар бик озак чыкмыйча яталар. Петрушка, сельдерейларны да шулай.
— Элек сез техникумда алган белем бүгенге көндә актуальме, әллә яшелчә үстерүнең яңа ысуллары, тәртипләре барлыкка килдеме?
— Әлбәттә, нигезе бер үк булса да, ашламалар, яшелчә сорт­лары, технология үзгәреп тора. Мисал өчен колорадо коңгызларына каршы агуны элек насослар белән җәйгә берничә тапкыр агулый идек, хәзер исә утыртканда бәрәңгене эшкәртү дә җитә.
Сез — һөнәри агроном. Игътибар иткәнем бар: табиб­лар халык медицинасын кабул итми. Әйтик, өшкереп дәвалауларны, яңа туган балада кәчтеркә (щетина) чыгаруларны. Ә сез халык сынамышларына, орлыкны ай календаре (лунный календарь) буенча уңдырышлы көннәргә карап чәчүгә карата нинди фикердә?
— Мин аларга ышанам һәм бу тәртипләрне саклыйм. Чөнки мин балачактан әбиемнең: “Ай кимүгә бара, яшелчәләрне чәчәргә кирәк”, — дигәнен ишетеп, моңа күнегеп үстем. Минем бер танышым үсентеләр сату белән шөгыльләнә. Ул: “Бер үк төрле орлыкны ай календаре буенча уңышлы көндә дә, уңышсыз көндә дә чәчеп караганым бар. Ни дисәң дә, уңышлы көндә чәчкәне күпкә әйбәтрәк үсә бит, ышанмас җиреңнән ышанырсың!” — ди. Мин дә ата-бабаларыбыз белмичә эшләмәгәндер дип уйлыйм.
— Менә кибетегез киштә­ләр­ен­дәге орлыкларга карыйм да га­җәпләнәм. Кеше сораган орлыкларны җәһәт кенә табып бирәсез. Аларның барсын истә калдырырга да, ай-яй!
— Әллә шулкадәр тиз үзгәреп тора дисезме аларны. 15 еллап бер орлыклар кабатлана. Үсемлекчелек белән шөгыль­ләнмиләр дә диярлек. Бу эш бик әкрен бара. Менә бу киштәләрдәге орлыкларның 10%ы гына безнең илнеке, калганнары чит илдән. Барлык яңа сортлар чит илнеке. Күпчелек орлыклар Голландия, Германия, Польшадан, Алтайдан китерелә. Алтайда ясалган орлыклар безнең якларга яраклашкан була. Чөнки салкыннар анда безнекеннән дә көчлерәк.
— Кемдер өчен бакча бик нык әһәмиятле. Ә кемдер: “Бакча тоту отышлы түгел, сатып алганга караганда чыгымы күбрәк”, — ди. Сез бу турыда ни әйтерсез?
— Әнием исән, балалар бик кечкенә чакта мин дә бакча тотмадым. Хәзер менә эштән буш вакыт булуын көтеп кенә торам, тизрәк бакчага ашыгам. Бакча тоту файдалы, миңа калса. Бер майонез чиләге җиләкне сатып аласың, алар кыйммәт, әле кемгә генә авыз итәргә җитә әле ул. Үзең ашыйсыңмы аны, балаларыңа ашатасыңмы?! Ә үзеңнеке булса, көн дә пешеп тора. Үзең үстергәнне өзеп аласың.
Бүгенге көндә Россиядә бер кеше башына ел дәвамында 150 кг яшелчә куллану зарур, диләр. Ә бездә кеше башына якынча 60-65 кг гына туры килә. Бәлки бакча үстермичә, яшелчәләрне кибеттән сатып алучылар күп булуыннан да килә торгандыр бу. Ә үз бакчаңда үстергән яшелчә сыйфат буенча да яхшырак, файдалырак.
Әйе, яз базар, кибет аллары тулы яшелчә үсентеләре сатучылар, бакча эше дип ыгы-зыгы килеп йөрүче яше-карты белән күңелле. Нидер чәчеп, аны үстерү хәстәре белән янып йөрү үзе өмет, күңелгә яшәү чаткысы бирә шул.

Элмира Нигъмәтҗан.