Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үз хокукларыбызны беләбезме?
10.03.2016

Үз хокукларыбызны беләбезме?

15 мартта Дөньякүләм кулланучылар хокукын яклау көне уздырыла. Быел ул “Менюга антибиотиклар кертмик!” девизы астында узачак. Россиядә беренче “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон 1992 елда кабул ителә. Халыкара кулланучылар ассоциациясе ил күләмендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек компанияләренең антибиотиклар белән үстерелгән ит сатуларына каршы көрәшергә чакыра.

Дөньяда җитештерелүче антибиотик­ларның яртысы авыл хуҗалыгында терлекне тизрәк үстерү һәм аларны төрле инфекцияләрдән сак­лау өчен кулланыла. Ә ит, йомырка, сөт аркылы алар кеше организмына эләгә.
Һәр сатып алучы үзенең хокукларын белергә тиеш. Кулланучыларның сату урыннарында алданган, хокукый наданлыклары аркасында акчаларын кайтарып ала алмаган, хокукларын яклаучы дәүләт органнарына мөрәҗәгать итмәгән очраклары күп. Автомобильне яки электр приборын гарантия буенча төзәтүдән баш тарткан, иминият компаниясе түләүне кичектергән, күршеләр фатирны суга батырган, банк процентлар түләмәгән очракларда кешенең күпме нервысы бетә! Әйе, кулланучыларның хокукын бозу шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән? Элегрәк күп очракта кешеләр моңа кул гына селтәсәләр, хәзер үз хокуклары өчен көрәшүчеләр арта бара. Ә яшьләр бу турыда ни уйлый икән? Алар үзләренең кулланучы буларак хокукларын беләләрме? Сыйфатсыз товар алып, акчасын кире кайтарганнары бармы?
Рәфис Корбангалиев:
“Мин күптән түгел генә телефон сатып алдым. Ул ике көннән эшләми башлады. Кибеткә кире алып бардым, алар миңа телефонның ватылу сәбәбен белү өчен экспертизага бирергә тәкъдим иттеләр. Бу тикшерүне ике тапкыр уздырырга туры килде. Ләкин аннан соң да миңа телефонны алыштырырга ашыкмадылар. Бу очракта мин гади администраторларга түгел, ә кибетнең директорына мөрәҗәгать иттем. Телефонны кире бирдем, акчаны кайтардылар”.
Зөлфия Әхмәтова:
“Кызганыч, үз хокукларыбызны, әлбәттә, бик белеп бетермибез шул. Бүген күп кешеләр сыйфатсыз товар яки хезмәттән зарланалар. Шуңа күрә мин, иң беренче чиратта, товар алганда аның срогына һәм савытына, пакетына зыян килмәгәнлеген карыйм. Бервакыт әчегән сөт продукты алдым, кибеттән чыкканчы ук аны ачтым. Администраторны чакырып, урында барысын да хәл иттек: икенчесен алырга тәкъдим итсәләр дә, мин аннан баш тарт­кач, әчегән продуктның бәясен кире кайтардылар. Ә бер тапкыр эремчектән тимер болт килеп чыкты. Бу юлы мин беркая да мөрәҗәгать итмәдем.
Гүзәл Әгълиуллина:
“Мин кулланучылар хокукларын белмим диярлек, кызыксынганым да юк. Сатучылар белән ызгышып йөрисем килми, вакытым да юк, шуңа күрә товарны кире кайтару белән шөгыльләнгәнем юк”.
Айдар Миннәхмәтов:
“Кафеда начар әзерләнгән ризык китергәннәр иде һәм мин шикаять яздым. Аннан киләсе керүемдә салатны бушка бирделәр. Бер тапкыр прәннектә тимер кыл бөртеге килеп чыкты. Шулай ук шикаять язгач, гаепләрен юар өчен торт китерделәр. “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать иткәнем юк”.
Ләйлә Шәймөхәммәтова:
“Мин — юрист! Мин үз хокукларымны бик яхшы беләм һәм алардан файдаланам да. Кибетләрдән дә күп тапкырлар сыйфатсыз товар алганым бар, сатучыларга мөрәҗәгать иткәннән соң я товарны алыштырып, я акчаны кайтарып бирделәр. Миңа данәләп сату (розничная) өлкәсе юрис­ты буларак, бәхәсләрне башкача хәл итәргә туры килә. Еш кына кулланучылар үз хокуклары белән чиктән тыш файдаланалар. Һәм бу очракларда законга мөрәҗәгать итеп проблеманы чишәргә туры килә”
Диләрә Корбангалиева:
“Дөресен генә әйткәндә, үз хокукларымны өйрәнеп утырырга махсус вакыт сарыф иткәнем юк шул. Сыйфатсыз товарны кайтару мөмкинлеге барын гына беләм, аның белән дә кулланганым юк. Товарны кибеткә илтеп йөрү, гарантия талоныннан куллану кебек гадәтем юк. Сыйфатсыз товар миңа эләккән икән, димәк, шулай насыйп булган. Бу хәл, әлбәттә, бик еш була. Удмуртиядә ике ел яшәү дәверендә бозылган йогурт та, тыштан матур, эчтән черегән яшелчәләр дә күп эләкте. Йомырка белән агуланганым да булды. Ә иң үкенечлесе булып җиде мең сумлык телефон алуым истә калды. 2-3 ай узгач, ул эшләми башлады”.
Сылу Тютиева:
“Мин һәрвакыт әйбер сатып алгач, чекларын саклыйм. Алай товарны кире кайтару, акчаны алу җайлырак. Бервакыт кафеда әчи башлаган морс китерделәр. Мин официантка бу морс өчен акча түләмәячәгем турында әйттем. Алар морсны алыштырып, акчаны түләтергә тырышсалар да, мин баш тарттым. Мин һәрвакыт дөреслек яклы”.
Гүзәл Исхакова:
“Халык хәзер укымышлы: сатучылар да, алучылар да үз хокукларын бик яхшы белә. Шуңа күрә бу өлкәдә проблемалар кимеде дип әйтер идем мин. Сатучылар белән беркайчан да низагка кергәнем юк, урында барысын да хәл итәбез. Мондый очракта үзеңнең дөреслекне исбатлый белергә кирәк”.

Гүзәл Шакирова әзерләде.