Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үз исемемне яратам
13.06.2018

Үз исемемне яратам

Балага исем кушу йолалары, исемнәрнең кешегә туры килүе hәм башка шундый темаларга сөйләшүләр, язмалар күп булды. Мин бу темага тагын әйләнеп кайтырга булдым әле. Исемнәр кеше язмышын билгели, диләр. “Татар исемнәре – халыкның теле, тарихы, мәдәниятенең бер өлеше. Кеше исеменең үзгәрүе җәмгыятьнең социаль үсешенә, культура, идеология эволюциясенә бик тыгыз бәйле”, — дип яза татар исемнәрен җентекләп өйрәнгән галим Гомәр Саттар.
Һәр чорның үзенә генә хас исемнәре бар, хәзер балаларга шундый исемнәр кушалар: Самир, Самира, Әмир, Булат, Азалия h.б. Минем балалар туганда Алия, Гөлнара, Эльмира, Лилия, Альбина кебек исемнәрне еш сайлыйлар иде. Хәзерге исемнәр русча hәм татарча әйтергә җайлы булсын өчен сайлана дип уйлыйм. Аларның аңлатмалары белән кем кызыксынган? Җайлы. Бетте-китте. Ә менә безнең чор исемнәре милли иде. Гөлсинә, Мөслимә, Рәйсә, Илгизә, Зөлфирә, Фәния, Сәрия, Әнисә, Гөлүсә… Минем исемем – Гөлисә, туганнан бирле Гөлисә дип йөрделәр. Ә менә Ижауга килгәч, башта «Галя» булдым (имеш, русларга әйтүе кыен), татарлар да “Галяга” күчтеләр. Үзем риза булгач… Ә хәзер күбесе «Гөлүсә» ди. Ә мин – Гөлисә! Бар бит: Алисә, Филисә, Әнисә, Халисә h.б. Ә нигә Гөлисә булмаска тиеш? Кеше ни уйласа уйлар, мин үз исемемне дөрес әйтүләрен телим. Дөрес әйтмәсәләр, төзәтәм, “Мин — Гөлисә”, дим, русларга — “Гулиса”. Белмим, алай килешә микән, юк микән? Ләкин әти-әни кушкан исемемне ишетәсем килә. Документта русча язылган “Гулиса” дип. Анысын гаеп­ли алмыйм. Рәсәйдә яшибез бит. Өйрәнәләр, дөрес әйтәләр. Дөрес исемне ишетү җанга рәхәт. Ә бит күпме татарлар шәhәрдә яши башлагач, Федор Федорович, Фаина Михайловна булдылар… Шулай кирәк булды микән ул вакытта?

Газета укучы танышларым, бу язмамны укыгач, зинhар, гаеп итмәгез. Башкача булдыра алмадым. Мин үз исемемне яратам!

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.