Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үз авылларының күрке алар
11.06.2015

Үз авылларының күрке алар

28Исәнбай авыл халкы 40 ел элек төшерелгән, Девятерня авылында яшәүче Фәнис һәм Алия Арслановлар тарафыннан яңартылган, эшкәртелгән, җырлар, сүзләр өстәлгән “Авыл киносы”н карады. Үзләренең әти-әниләрен, балаларын, якыннарын күрү нияте белән килгән авылдашларны, бик урынлы сайланган “Туган җир” җыры, җаннарны айкап, күңел төпкелләренә төшеп элекке елларга алып китте. Гомумән, яңадан видеокамерага төшереп, монтажланган фильм авылдашларга бик ошады, алар фильм азагында, экранда бер-бер артлы күренгән Арслановлар гаиләсенең исемнәрен көчле алкышларга күмделәр. Ә мин үзем, эш вакытында аларның кызлары Таңсылуның осталыгына таң калдым. Шуны да әйтәсе килә, мәдәният елы уңаеннан үткәрелгән конкурста әтисенең хезмәтен бәян иткән Таңсылуның эше (укытучысы Галия Моратова) Казанга ук үтте.

Гомумән, Арслановлар иҗадилыгы, ихлас­лыгы белән күпләр күңелен яулады инде. Узган ел мәдәният елында гаиләләре белән Алабуга шәһәрендә “Нечкәбил”, Мамадышта “Ир-ат лидер-2014” тә, “Нәсел җебем-шәҗәрә” бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулап, сертификат алып кайттылар алар. Әгәр бу чараларга районнан бер-ике генә конкурсант катнашуын искә алсак, Девятерня авылында яшәп, эшләп, иҗат итеп ятучы бу гаиләне, район данын яклаучы, мәдәниятен үстерүче, милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклаучы бер учак икәнен аңларга була.
Эшен күрә беләләр Фәниснең. Та­тарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә күптән лаек булды ул. Тик исемне алу белән түгел, аны акларга да кирәк! Алар мәдәният йортында көнне-төнгә ялгап эшлиләр, иң мөһиме эшләрен күрсәтә беләләр. Һәр чара видеоязмада саклана, стендлар эшләүгә дә зур әһәмият бирәләр. Авыл башлыгы Фәнис Йосыповны авыл тормышында мәдәни чараларның әһәмиятен тирәнтен аңлый торган, ярдәм кулын сузарга әзер торучы җитәчеләрнең берсе икәнен беләм мин. Клуб хуҗасы Фәнис Арсланов өр-яңа баянын сыйпап, горурланып: “Авыл советы белән район башлыгы бүләге!” — ди.
Девятерня авылының үзәгендә урнашкан клуб һәм авыл советы ишек алды әкият дөньясын хәтерләтә. Җәйләрен аллы-гөлле чәчәкләр эчендә Тукай әкиятеннән килгән геройлар, кышларын — әкияти кар сыннары авыл­га ямь биреп тора. Казанда якланган проект нигезендә Фәнис, нәкъ шушы урында “Габдулла Тукай почмагы” булдыру өстендә эш башлаган инде. Аларның тагын бер якты хыялы бар — клуб алдында авыл кешесенә, кайт­кан кунакларга гаилә белән ял итү өчен урын (парк-сквер) булдыру. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча да “Иң яхшы клуб” исеме алып, 50 мең сум премиягә лаек булдылар алар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Шәриф Хөсәеннең “20 ел үткәч” исемле драмасын сәхнәләштерделәр Девятерня үзешчәннәре. Клубта музей да ачып җибәрделәр, авыл тарихына кагылышлы экспонатлар белән авыл халкы ярдәм итәр дигән өметтә торалар. Якын-тирә авылларга гына түгел, Яган, Сарапул, Ижау, Менделеевск, Яр Чаллы калаларында еш кына концерт-спектакльләр белән булалар алар. “Беренчеләрдән булып, түләүле хезмәт планын үтәдем — 19800 сум. Бу акчага аппаратура алдык”, — ди Фәнис.
Бу матур, тату гаиләнең йортында да ниндидер җылылык бөркелә, анда да иҗади остаханә кебек — музыка, гөлләр, картиналар, китап, дисклар. Үзләре гаҗәеп киң күңелле — икесенең дә ялгыз калган әти-әниләренә дә җитә күңел җылылары, балаларына да нык­лы тәрбия бирәләр. Авыл халкының, үз тамашачыларының алкышларына күмелеп, меңләгән рәхмәтләренә төренеп яшиләр алар. Фәнис: “Һәр эшемдә төп ярдәмчеләрем — хатыным Алия, кызларым, янәшәмдә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре. Иң зур рәхмәтем авыл башлыгы Фәнис Йосыповка, район мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә җитәкчелегенә, үзешчән артистларыбызга, алкышлары белән безне яшәтүче барлык тамашачыларга ”, — ди.
Арслановлар гаиләсенә киноны яңартуда булышканнары өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Мәдәнияттә иҗади биеклекләр, гаиләдә бәхет бөтенлеге телим.

Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.