3.10.2019
Үзәк мәчет янында – сквер
Ижауда К.Маркс урамындагы Үзәк мәчет янындагы скверны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Бу хакта шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев «ВКонтакте»ның рәсми битендә хәбәр итте.
Шәһәр хисабына (4 млн 500 мең сум күләмендә) һәм спонсорлар ярдәме белән скверда газон һәм чәчәк түтәлләре ясалган, сукмакларга брусчатка түшәлгән, балалар мәйданчыгы һәм 32 яңа яктырткыч урнаштырылган.