Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үзе усал, үзе ярдәмчел
22.12.2016

Үзе усал, үзе ярдәмчел

Минем әле яңа гына “Яңарыш” газетасына кечкенә-кечкенә язмалар яза башлаган вакыт иде. Хәбәрчеләр җыелышына чакырдылар. Тәҗрибәм дә юк, кешеләрне дә белмим. Шулай тыңлап кына утырам. Өлкәннәр бер-бер артлы сүз алып сөйлиләр, төрле фикерләр, тәкъдимнәр әйтәләр. Шунда Дания апа Борһанова сүз алды. Хәзер нәрсә сөйләгәнен хәтерләмим, шуны аңладым: ул Удмуртиядә алып барыла торган барлык милли эшләр турында хәбәрдар, кешеләр белән дә таныш. Үз сүзен туп -туры итеп әйтә торган ханым. Төрле чаралар уздырган вакытта, бәйрәмнәрдә мин аның бик матур, моңлы итеп җырлавын ишеттем. Алай гына да түгел, аның оста оештыручы булуын да аңладым. Мине дә төрле чараларга чакыра башлады. Шулай без дуслашып киттек. Ул да тумышы белән безнең Минзәлә ягыннан икән. Минзәләдә педучилищеда укыган. Аны тәмамлап, Мөслим районында рус hәм татар теле укытучысы булып эшләгән. Соңыннан тормыш җилләре Удмуртиягә алып килгән.
Дания апа хәләл җефете белән 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде үзләре өчен генә рәхәтләнеп яшәр вакытта, ишекләрен кайгы җиле кага. Яраткан ирен кинәт югалтуын бик авыр кичерә Дания апа. Инде яралар төзәлеп кенә килә дигәндә, бер кызының ире авариягә эләгеп hәлак була. Кызы 3 бала белән тол кала. Болар берсе дә эзсез узмый, билгеле. Шулай да вакыт яраларны төзәтә. Дания апа көчле ханым. Аның энергиясе ташып тора. Ул тик кенә утыра белми. Өйдә кул эшләре белән шөгыльләнә. Туганнарына, дусларына оекбаш, бияләйләр бәйләп бүләк итә. Миңа да ике пар бүләк итте. Түгәрәкләр оештырып, кул эшләрен башкаларга да өйрәтү теләге белән янып яши. Татар иҗтимагый үзәгендә, “Ак калфак” оешмасында актив эшли. Гомумән, татар телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен сак­лап, яшь буынга тапшыру өчен бөтен көчен куеп йөри ул. Әле күптән түгел әниләр көненә бик матур программа әзерләп, татар иҗтимагый үзәге белән берлектә бәйрәм концерты уздырдылар. Чакырылган кунаклар да, тамашачылар да бик канәгать калдылар.
Дания апа күп укый. Татарстанда чыга торган газета-журналларны яздырып ала. Ул үзе укыган китапларны башкаларга да тәкъдим итә. “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе. Аның язмалары истә кала торган. Үзе усал кебек күренсә дә, бик кунакчыл, юмарт hәм ярдәмгә килергә дә hәрвакыт әзер. 28нче декабрьдә Дания апа Борһанованың 75 яшьлек юбилее. Дания апа, юбилеең котлы булсын. Сәламәт бул. Киләчәктә дә киң күңелле ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.