Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үзе тыйнак, үзе тырыш
20.07.2015

Үзе тыйнак, үзе тырыш

Тырыш, ил күрке бу­лырдай асыл егетләргә бай халкыбыз. Уд­муртия­дә яшәүче уңган-булган татар егетләрен барлап, алар белән даими таныштырып барабыз. Язмамның чираттагы героен «Татар кызы — 2015» бәйгесендә күреп алдым. Бик матур итеп туган телебездә сөйләде, моңлы итеп җырлады ул. Тыйнак булуы да күзгә ташланды. Хәер, минем генә түгел, бик күпләрнең күңеленә үтеп кергән икән. Бәйгедән соң кем белән генә аралашсам да, сүзебез бер булды. “Чекерил” спорт комплексында узган Сабантуйда да җырлап, күңел кылларын чиртте. Таныш булыгыз: Түбән Кама егете — Илшат Мөхәммәтҗанов.

Б.Урманче исемендәге гимназияне алтын медальгә тәмам­лаган. Химия-биологияне аеру­ча үз иткәнгә табиб һөнәрен сайлаган. Казан, Пермь, Ижау шә­һәр­лә­рендәге медицина ака­де­мия­ләренә документларын тап­­шырган һәм икесенә укырга алынуы турында хәбәр алган. Ике шәһәр арасы якын булу сәбәпле, Ижауга өстенлек бир­гән. “Баштарак Казанны сайламавыма үкенә идем, хәзер исә күнектем. Әле ярый Ижауда укыйм, әти-әниләрем дә якында гына дип куанам. Беренче курста уку бик авыр булды. Буш вакытым бөтенләй диярлек калмый иде. Уйларымда гел уку, дәресләргә әзерлек булды. Студент чаклар — гомернең онытылмас иң күңелле чаклары, дип әйтәләр иде. Бер дә ышанасы килми әле. Инә белән кое казыгандай, укыйбыз да укыйбыз. Шәһәр белән якыннан танышырга да өлгермәдем әле. Менә икенче курсны тәмамлап килгәндә генә, бераз буш вакытым барлыкка килде. Әз-мәз шәһәр тормышы, биредә татарларның ничек яшәүләре белән кызыксына башладым. Академиядә татар студентлары бик күп. Барысы да Татарстаннан, Башкортстаннан диярлек. Аларның шулай күп булуы акчага да бәйледер инде. Чөнки Ижауда белем алу, яшәү башка республикалар белән чагыштырганда, очсызгарак тө­шә”, — дип сөйләде Илшат.
Милли тормышка якынрак булырга теләве турында да әйтте ул. Мәктәптә укыганда, төрле җыр конкурларында катнашып, күп тапкыр җиңү яулаган. Ижауда яши башлагач, җырдан, сәхнәдән аерылуына борчылуын да яшер­мәде. “Татар кызы — 2015” бәй­гесеннән соң, туйларда җы­р­­л­арга тәкъдим ясагач, шат­лыгымның иге-чиге булмады. Акча эшлим дип түгел, ниһаять, кеше алдында чыгыш ясый алуыма, күңелемдә җыелган моңнарым белән уртаклашу мөмкинлеге булуына сөендем. Акчаны эшләп алырга кирәк. Замана чире — бүген күпләрнең эшләми генә бай буласылары килә. Мин дә элек шулайрак уйлый идем. Дустым белән Түбән Камада кечкенә бизнес белән шөгыльләнеп караган идек. Үзебез эшне башлап йөргәндә, керем яхшы булды, бераз баш­каларга салыша башлаган идек, керем китте. Яхшы сабак булды бу безгә. Акча турында гына уйларга ярамый. Аеруча табиблар авы­руларны кесә калынлыгына ка­рап дәваласалар, фаҗига көт тә тор. Безне укы­тучыларыбыз да шәфкатьле, ми­һербанлы булырга өндиләр. Акча эшлисегез килсә, икенче һөнәр сайлагыз”, — дип киңәш бирәләр”, — диде ул.
Илшат белән аралашканнан соң, күңелне җиңеллек хисе, тынычлык биләп алгандай бул­ды. Һөнәрен бик тә дөрес сайлаган ул. Чын табиблар кебек, дарулар белән генә түгел, җылы сүзе, ягымлы мөгамәләсе белән дәвалау сәләтенә ия икән. Илшатка киләчәктә укуын­да зурдан-зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Аның белән милли чараларыбызда очрашырбыз, дип ышанабыз.

Альбина Шәйхетдинова.