Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үзе тыйнак, үзе сөйкемле
9.03.2017

Үзе тыйнак, үзе сөйкемле

“Алия” исеме гарәпчәдән “кыйммәтле” дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия Әхмәтҗановага бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булган бик кыйммәтле сыйфатлар бар анда: тыйнак­лык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы- ихтирамлы булу, сабырлык, гүзәллек…
Алияне мин бик кечкенә чактан ук беләм. Гаиләләрендә сигез сыер асрыйлар иде алар. Биш яшьлек Алия иртән иртүк, апасы Айназ белән әниләренә ияреп, сыер саварга чыга иде. Әнә шулай, кечкенәдән бирле эшләп, эшкә өйрәнеп үсте ул. Бакча эшләрендә дә, бал кортларын, мал-туар караганда да әти-әнисе янында мәш килеп, эшкә өйрәнеп үсте. Шаршады мәктәбендә гел яхшы билгеләренә генә укыды. Тугызынчы сыйныфны Көчек мәктәбендә яхшы билгеләргә тәмамлады. Күңелендә рәхим-шәфкать йөрткән кыз медицина көллиятенә укырга керде. Әтисенең иртә вафатыннан соң әнисенә һәм абыйсына дөнья көтәргә булышкан кыз монда вакытын тагын да файдалырак итеп үткәрергә карар кыла: юридик техникумга да укырга керә. Уку түләүле булганлыктан, әнисе Кәүсәрия һәм абыйсы Илназ Алияләре тынычлап укысын өчен бик тырыша, әлбәттә. Аларның тырышканын күреп, Алия үзенә зур өмет баглаганнарын тоеп, үзе дә аларны сөендерә: аларга әйтеп тормыйча гына машина йөртү курсларына йөреп, танык­лык ала. Кулына ике диплом һәм машина йөртү таныклыгы алып, туган авылы Сәхрәгә кайтты ул былтыр. Юридик техникумда банк эше белгечлеге алуы да бик ярап куя аның: гаиләләренең пилорамасында исәп-хисап эшләрен алып баруда әнисенә һәм абыйсына ярдәм итә. Ә медицина буенча белгечлеге аны Кырынды ФАПына илтә, кырындылыларның сәламәтлеге сагында тора ул. Бик ярата аны Кырынды халкы. “Ипле, тыныч, ярдәмчел, игелекле”, — диләр. Кичләрен һәм төннәрен шалтыратулар булганда да бик тиз генә чыгып китә ул, эшенә бик җаваплы карый. Бу вакытта әнисе яки абыйсы да иптәшкә баралар. Әнә шулай бөтен эшне бергәләп, күмәкләп, киңәшләшеп эшли алар. Медицина буенча укуын тагын да дәвам итәргә тели Алия. Һәрвакыт алга зур максатлар куеп, аларга ирешә барган тәвәккәл кызның бу максатына да ирешәчәгенә һич шигем юк. Шунда ук моңа тагын бер кат инандым. Әнисе Кәүсәрия белән сөйләшеп торганда Алия, яныбызга килеп, әнисеннән: “Абыем минем машинамны төзәтә, мин дә булышырга-өйрәнергә чыгыйм әле”, — дип, рөхсәт сорады. Әнисе: “Ир-ат эше”, — дип каршы килеп маташса да, “Кирәк булуы бар”, — дип, ипләп кенә үзенекенә иреште Алия. “Бу ир-ат эше, монысы хатын-кыз эше, дип тормый, теләсә нинди эшкә тәвәккәлләп тотына һәм һәрвакыт булдыра”, — дип соклануын һәм горурлануын белдерде әнисе. Буш вакытларында бәйли-чигә дә матурлыкка гашыйк кыз. Әнисенә бал кортлары карауда булыша. Бакча эшләрен, җир казу кебек эшләрне дә яратып башкара. Бакчадагы күпсанлы җиләк-җимешләрдән кышка бик мул итеп кайнатмалар, компотлар, салатлар әзерли. “Улым шундый кыз алса иде”, “Оныгыма шушындый акыллы кыз насыйп булса иде”. Мондый теләкләрне күп ишетәм мин таныш-белешләрдән. Ә мин үзем аңа үзе кебек акыллы яр насыйп булсын иде, дип телим.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.