«Үзенчәлекле кыз» — Диләрә
Статистикага караганда, жир шарында яшәүчеләрнең 2 %ы гына җирән чәчле. Шотландиядә андыйлар 13%, Ирландиядә 10% тәшкил итә. Финляндиядә җирәннәр берлеге булуы да мәгълүм. Удмуртия дә алардан калышмый — «Җирән фестиваль»дә булганнар моңа инана ала. Быел ул Ижауда 11нче тапкыр гөрләде. Бәйрәм бизәге — җирән төс.
табигать андый чәчләр бүләк итмәгән икән — фестивальдә катнашу өчен киемеңдә шундый төс булу да җитә. Син — “Җирән” фестивальнең үз кунагы. Быел фестивальдә катнашкан 54 кызның 10сы финалга узды. Арада иң яше — безнең милләттәшебез Диләрә Шәрипова. Ул: “Миңа “Җирән гүзәл” фестивалендә катнашырга сыйныф җитәкчем тәкъдим итте. Кызыксынып киттем, шартларына туры килә идем. Чәчем тумыштан җирән төстә. Удмуртлар үзләрен Россиядә иң җирән халык санаса да, алтын чәчлеләр башка халыкларда да очрый. Хәер, фестиваль милли-мәдәни дуслыкны ныгытучы чараларның берсе. Бәйгенең иҗади өлешендә кайсы телдә чыгыш ясауны оештыручылар катнашучыларның үз ирегенә куя. Ижау хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе белгече Юлия Жвакина: “Кызлар талантларын җыр, бию, нәфис сүз яки оригиналь жанрда ача. Без беркемгә дә чикләр куймыйбыз”, — ди.
Ә Диләрә Шәрипова татар һәм удмурт телләрендә популяр булган “Эх, сез матур кызлар” җырын сайлаган. Ул башкару осталыгына “Асылъяр” ансамблендә өйрәнә. “Асылъяр”ның иҗат төркеме кызлары-малайлары тамашачылар сыйфатында Диләрә өчен җан атарга килсәләр, сәхнәдә аңа Артур Гайнетдинов булышты. Диләрә “Үзенчәлекле кыз” (“Мисс Оригинальность”) номинациясендә бүләкләнде.
Фәнзилә Салихова, Ижау шәһәре.