Үзебез тудырган тәртипсезлек
Быел “Әдәби марафон” тәмамлануга “Сәламәт иртә” проекты башланып китте. Нидән гыйбарәт соң ул? Нәрсәсе белән мине үзенә тартты? Әйе, исеменнән күренгәнчә, бу — сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен үз-үзеңне тәрбияләү, көрәшү. Бу проект үзеңне сәламәтләндерү, үзеңә ышаныч арттыру белән бергә, матурлыкны күрергә, кадерләргә, тормышны яратырга өндәүче чара да. Җитәкчесе — бик күп файдалы проектлар авторы Раил Гатауллин. Ә май аенда табигать чын-чынлап уяна, әкияттәге кебек сихри матурлыкка төренә. Бик күп матур сүзләр язарга була елның бу фасылы турында. Ләкин минем максатым — бу матурлык турында түгел, киресенчә, тирә-ягыбызны урап алган ямьсез күренешләр, без — кешеләр тудырган тәртипсезлек, мине бик борчыган начар гадәтләр турында язу.
“Сәламәт иртә” проекты кысаларында һәр көнне иртән үзебезнең йорттан ерак булмаган наратлыкка йөгерергә чыгам. Бу наратлыкта кыш көннәрендә чаңгы шуабыз, анда шундый матур. Ә менә яз җиткәч, матурлык аеруча үзгә, күзләрне, күңелне иркәли. Ләкин урманга килеп кергәч, ак болытларга тиеп үскән төз наратларның очларына, мәһабәт чыршыларга гына карап йөрергә кала. Чөнки аяк астына карарга куркыныч, күңелне авыр тойгылар баса. Ниләр генә юк анда: аракы, шәраб, сыра шешәләре дисеңме, ялтыравыклы пакетлар, шоколад, кәнфит кәгазьләре, тәмәке каплары, хәтта чәчәк бәйләме (хужасына ошамагындыр инде, урманда ташлап калдыруны яхшырак дип уйлаган, күрәсең), тагы әллә ниләр… Кайберәүләр капчык- капчык чүпләрен ташлап китәргә дә оялмаганнар. Ис китәрлек! Капчыкка җыйган чүп-чарны ни йөрәгең белән урманда ташларга була икән?! Ә бит бу чүп өемнәре арта гына бара. Менә шуларны күреп, күңел төшә, йөрәк әрни. Теләктәшлек табасы килеп, хезмәттәшләремә, якын белгәннәремә ачынып сөйләгәндә, кайберләре: «Бомжлар эше инде ул, алар чүпли», — дип әйтеп куялар.
Һәрберсенә аңлатып торуны кирәк дип тә тапмыйм. Беренчедән, кем соң без бөтен кимчелекләрне бомжлар өстенә генә аударып калдырырга? Минемчә, безнең кебек үк кешеләр алар. Кайсысын тормыш кыерсыткан, кемнеңдер яшәргә һәм яшьнәргә көче җитмәгән, кирәк вакытта якын туганнары ярдәм кулы сузмаган, рәнҗетелгән адәм балалары алар. Беребезгә дә язмасын ул тормышны. Алар наратлыкта кыйммәтле шәраб һәм сыра эчеп, тәмәке тартып утырмыйлар. Аңа мөмкинлекләре юк аларның. Чүплек арасында ара-тирә алар куллана торганнары да күренгәли, ләкин болар күләгәсендә югала ул кечкенә шешәләр. Бомжларның эше түгел бу, киресенчә, үзләрен бик белемле, зыялы дип санаучыларныкы. Бүгенге көндә күпме акчалар тотып, эшчеләргә хезмәт хакы түләп, урман-паркларны чистарталар. Ә бит без — кешеләр. Хайваннардан өстенлегебез дә шунда бит. Үзебез ял итеп киткән урыннарны җыештырып, балаларыбызны да яхшы гадәтләргә өйрәтсәк, тирә-ягыбыз ничек матур булыр иде! Һәрбер кеше үзеннән башларга тиеш! Чисталыкны саклау, мәсәлән, җәмәгать транспортында биргән билетларны аяк астына түгел, ә кесәгә яки чүп савытына салудан башлана. Тәмәкечеләр дә шул ук кагыйдәне истә тотсыннар иде.
Күп кенә Европа илләренә сәяхәт вакытында алардагы тәртипкә, матурлыкка сокланабыз. Безнең илдә дә эшләргә мөмкин аны, ләкин барысы да үзебездән, гаиләбездән башланырга тиеш. Шушы урында кайберәүләрнең: “Кешеләрне өйрәткәнче, үзең эшлисеңме соң?” – дигән соравы да тугандыр. “Әйе”, — дип ышанып әйтәм. Балаларыма да шул фикерләрне сеңдерергә тырышам. Бу көннәрдә иртән йөгерергә чыкканда, үзем белән чүп салыр өчен капчык, кулга перчатка алам, үзем йөри торган юлны чистартам. Җыйган чүпләрне бер урынга җыеп барам. Тормыш иптәшемә сөйләгәч, ул: “Аны тиешле урынга илтеп түгәргә кирәк”, — диде. Әйе, һичшиксез, шулай эшләячәкмен. Сез нинди фикердә, дуслар?
Лилия Галиева, Ижау шәһәре.