Үзебезнең Фаягөл апа
Яңа, өр-яңа көн туды. Нәкъ шушы мизгелдә тәкъдир гомер дисбесенең тагын бер төймәсен артка шудырды.
Авылдашыбыз Фаягөл апа Әхмәтшина өчен ул җиденче дистәне тутырып, түгәрәкләп куйды. Язгы кояш нурлары җемелдәгәндә, гөрләвекләр акканда Кадыбаш авылында Шәрип абый һәм Сара апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Балачагы авылыбызның Тау асты дигән, үзе бер матур авыл кебек яшеллеккә күмелеп утырган өлешендә, туганнары белән чишмәдән су ташып, каз көтүләре көтеп, ялгыз әбиләргә булышып үтеп китә.10нчы сыйныфны бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, аны язмыш юллары Алабуга мәдәният-агарту училищесына алып килә. Ул анда китапханәче һөнәрен алып чыга һәм бүген дә ул китапханәдән аерылмый яши. Чөнки ул — җаны, табигате белән иҗади кеше. Үзәк китапханә тарафыннан үткәрелгән “Минем гаиләм ул…” дигән иҗат бәйгесендә I урынга, “Минем тормышымда китап”, “Илһам алып туган яктан…” бәйгеләрендә катнашып, Рәхмәт хатына лаек булды. Фаягөл апа күпкырлы талант иясе, без аны төрле басмаларга язмалар җибәрүче хәбәрче буларак хөрмәт итәбез. Ул үзе бу турыда менә ни ди: “Яшәү дәверемдә, хәбәрче буларак бик күп редакцияләр белән аралаштым, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит”, “Сөембикә” журналларында язмаларым басылып чыкты. Алар миңа үзләренең газета-журналларында урын биреп, бүләкләр белән зурладылар. Ә иң күп язган газетам, әлбәттә — “Әгерҗе хәбәрләре” — 30 ел, ә икенчесе “Яңарыш” газетасы — 27 ел”. Ә без авыл кешеләре газета битләрендә иң беренче Фаягөл апаның язмаларын эзләп укыйбыз һәм аның белән горурланабыз. Әле Фаягөл апа авыл китапханәсе һәм мәдәният йортында эшләп килүче “Асылташ” драма түгәрәгенең таланлы артисты да. Драма театры репертуарында Фаягөл апа катнашкан Батулланың “Кичер мине әнкәй”, Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Х. Вахитның “Туй алдыннан” спектакльләре бар. Ул башкарган рольләр авылдашларыбыз күңелендә озак сакланыр әле.
Дөньяга һәркем үз бәхете белән туа. Зурмы ул, кечкенәме, анысы мөһим түгел.
Бәхетлеме дисез?
Бәхет бит ул — бик зур төшенчә,
Һәркем аңлый аны үзенчә,
Бәхетлемен туганнарым белән,
Бәхетлемен хезмәт юлымда,
Бәхетлемен газиз балам белән,
Бәхетлемен туган авылымда,
Бәхетлемен авылым кешеләренең
Җылы карашларын тойганда”, — дип яза Фаягөл апа Әхмәтшина. Әйе, гомер юлында бәхетле ханым ул Фаягөл апа, чөнки аның таянычы, юанычы — кызы Алсу, кияве Азат бар. Баламның баласы балдан татлы дип сөяргә, оныклары — Алия белән Алмаз бар. Хезмәт юлында да бәхетле ул, кайда гына эшләсә дә — китапханәдәме, профсоюз комитеты җитәкчесе булыпмы — ул һәркайда макталып, тырыш хезмәте белән дан алып яши. Бәхете аңа, тир түгеп, хезмәт белән килгән. Фаягөл апа, сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен. Безнең киңәшчебез, остазыбыз булып озак гомер итегез. Киләчәктә дә безне яңадан-яңа шигырьләрегез, язмаларыгыз белән сөендерегез.
Бу теләкләргә «Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре дә кушыла.
Фәридә Каюмова, Алсу Сибатова,
Кадыбаш авылы.