Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


11.01.2013

Үзебезнең театр

 

Бай тарихлы һәм мәдәниятле минем туган авылым. Тәбәрлемдә җор күңелле кешеләр яши һәм иҗат итә. Аларның тормыш-көнкүрешләре, яшәешләре сәнгатькә тиң. Моңа мин Яңа елның беренче көнендә мәдәният йортында “Җәмиләнең җенләнүе” дигән комедияне карагач тагын инандым. Фоат Садриев пьесасы буенча куелган спектакль яшәешнең үзәк проблемаларын күтәрә.

Пьеса бик гади сюжетка корылган. Төп конфликт килен белән кайнана арасында туа. Күрше карчыгы Гыйлмениса аларны бер-берсенә каршы котыртып тора. Төенләнештә Җәмилә килен хыянәт итә дигән ялган хәбәр тарала. Чишелештә киленнең зирәклеге генә гаиләне җимерелүдән саклап кала.

Оста, акыллы, түзем, тырыш килен ролен тормышта да шул ук сыйфатларны үзенә туплаган Гөлнара Сибгатова башкарды. Бу образны ул тулаем ачты. Сокландыра һәм хөрмәт уята Гөлнара апаның уйнавы. Кайнана ролендә Гөлфия Гаязова иде. Бәрәңге капчыгын да килештереп күтәрә, улын да ипләп кенә котырта, теле дә бай Гөлфия апаның.

Беренче пәрдә барышында килен белән кайнана бәрәңге алалар. Тигез генә барган эшне бозып, ике якны да тыңлап, бер-берсенә хурлап йөрүче Гыйлмениса карчык кына эшне бозып җибәрә. Кызу эш өстендә аптырап йөрүче бу карчык тормыш ямен гайбәт сөйләп, сүз җиткереп таба. Тискәре, шул ук вакытта мәзәк тә бу рольне башкарып чыгу шактый осталык таләп итә. Нәкъ менә шуның өчен дә бу образны ачуга “сәхнә остасы” Мәсхүдә апа алынган. Бу кичне чын күңелен биреп уйнады ул. Пьеса башында сүз җыеп утыручы “чүп чиләген” хәтерләтсә, уен барышында ул “кулына корал тоткан” карчык рәвешенә керде. Язучы ау мылтыгын әсәргә деталь рәвешендә генә кертмәгән. Аңа символик мәгънә салган. Гыйлмениса карчыкның теле шул коралны хәтерләтә. Юк ул үтерми, ләкин яралый. Кайчакта ялгыш әйтелгән сүзнең, гайбәтнең көчен шунда аңлыйсың. Карчыкның сөйләме, тавышы бик турып килеп торды. Булдырдыгыз, Мәсхүдә апа.

Ярдәмче геройларны Хатбуллиннар гаиләсе уйнады. Лилия һәм Наил абыйлар концертларда еш катнашалар. Аларның сәхнәгә чыгуы үзе бер бәйрәм тудыра. Наил абыйның һәр хәрәкәте, хәтта карашы да — көлке чыганагы. Иң күп алкышларны да алар яулады.

Ир-егетләрне сәхнәгә тарту шактый кыен эш. Фәнис һәм Рамил абыйга аерым рәхмәт. “Беренче театр” белән күңелгә кереп калган Рамил абый тагын бер образда үзен тапты. Төскә-биткә дә матур, төз гәүдәле бу егет махсус сәхнә өчен яратылган диярсең.

Комедиягә йомгак ясап, төп идеяне җыр аша бирделәр. Гөлнара апа белән Фәнис абыйның дуэты бик килешле чыкты: “Бер булып типсен ул ике йөрәк”. Чыннан да, яшәү мәгънәсе бер-береңне аңлауда, килешеп, тату гаилә корып яшәүдә. Тамашачы моңа спектакль барышында да төшенде. Гомумән, “актерлар” үз геройларын ача алды. Режиссер Финисә Шагабиева һәр авылдашының холкын, сәләтен белә шул. Бәйрәмнәрдә дә ял итмәүче, яшьләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табучы, тик­тормас, мөлаем Финисә апа хөрмәт уята. Мөмкин булса, авылда һәр көн бәйрәм ясап, һәр кешенең кәефен күтәреп торыр иде ул. Авылда гына да түгел, аның җитәкчелегендә районда да шактый концертлар оештырылды. Ә “Җәмиләнең җенләнүе” аеруча күңелгә кереп калды.

Тамаша вакытында мин янәшәмдә утырган балаларга игътибар иттем. Сәхнәдә әти-әниләрен күрү алар өчен чын могҗизага тиң иде. Ә әти-әниләр балаларына матур үрнәк күрсәттеләр. Димәк, алга таба да авылым зыялы, зәвыклы булачак.

Люция Терентьева, Тәбәрле авылы