Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үзебезнең талантларны ачтык әле…
22.10.2015

Үзебезнең талантларны ачтык әле…

Девятерня мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Картаямыни соң йөрәк?” театр коллективы “Өлкәннәр көне” уңаеннан 9 октябрь көнне Римма Ахунҗанованың “Ач күзеңне — дөнья бу!” исемле бер бүлектән торган әсәрен сәхнәләштерде. Анда бүгенге тормыш тасвирлана.

Спектакльне мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов сәхнәгә куйды. Авылыбызның тынгысыз 8 әбисе катнашты.
“Фәнисебез оста, җор телле. Ре­петицияләрдән еш кына үзебезгә 60-70 яшь икәнен онытып, көлеп, шаярып, канатланып кайтып китәбез”,- диләр әбиләр.
“Безнең әбиләр бик тынгысыз. “Кайчан спектакль куябыз инде?” — дип сорашып кына торалар”, — ди Фәнис Арсланов.
Авылыбыз башлыгы Фәнис Минефаяз улы Йосыпов та спектакльне югары бәяләде. “Үзебезнең як язучысы иҗат иткән әсәр бөтенләй башкача тәэсир итә икән. Геройлары да таныш, якын. Булдырдыгыз, барыгызга да рәхмәт!” — диде һәм өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.
Ахырда Фәнис Арсланов та бәйрәм белән котлап, бүләкләрен таратты. Сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясаучы Исмәгыйлев Хәсән абыйга рәхмәт белдерде.
Әлеге мәдәни чара күпләрнең кү­ңелләрендә җылы, матур хатирә булып уелып калгандыр. Әсәрнең авторына һәм артист әбиләргә зур рәхмәт.

Алия Арсланова, Девятерня мәктәбе.