Үзебезнең газета
Редакциягә атна саен газетабызны килеп алучы апа-абыйлар, әби-бабайлар белән танышып, дуслашып өлгердек инде. Мансур Габдулла улы Кәримов белән дә шулай беркөнне ул газетага килгәч, аралашып киттек. Ул газетаны беренче саннарыннан ук бер битен дә, бер генә сүзен дә төшереп калдырмыйча укып бара. Һәр атнаны газета чыгуын көтеп алып, редакциягә килеп алучыларның берсе ул.
Мансур абый тумышы белән Әгерҗе районының Иж-Бубый авылыннан. Габдулла абый белән Мөнҗия апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе авыру сәбәпле, аны сугышка алмыйлар. Үзенең балачак, яшьлек еллары турында ул: “Ашарга юк, шунлыктан черегән бәрәңге дә ашарга туры килде. Мәктәпне тәмамлагач, авыл баласының шәһәргә китәсе килә бит. Мин дә 1954 елның августында Ижауга килдем. Бирегә килеп, “Мотозавод”та токарь булып эшләдем. ДОСААФта укып, автомеханик һөнәрен үзләштердем. Эшләгән чакта машина ватылса, хәзерге кебек ремонтка кертми идек, ә үзебез төзәттек. 1955 елда армия сафларына китеп, Чиләбедә 3 ел хезмәт иттем. Шул елларда укып, “право” алдым һәм “ГАЗ-67” машинасы руле артына утырдым. Шуннан бирле тимер атны иярләдем. 50 ел буе “Буммаш” заводында машина йөртүче булып эшләдем. Нинди генә машиналарда эшләргә туры килмәде?! Әле хәзер дә “Москвич”ым гаражда тора. “Право”ның гына срогы чыкты. “Бабай яшең җиткән”, — дип озынайтмадылар. Менә шуңа эч поша. Бакчага бит үз машинамда җилдерә идем, хәзер 50 елдан артык тәҗрибәм була торып та, автобуска утырып йөрергә туры килә”, — ди ул.
Кечкенәдән күп укырга яраткан Мансур абый. Бигрәк тә туган як тарихы белән кызыксына, тормыш, яхшы кешеләр турында яратып укый. “Вакытлы матбугатны бик яратабыз. “Сөембикә”, “Идел” журналын, “Ватаным Татарстан” газетасын да алдырабыз. Ә үзебезнең “Яңарыш” газетасы бик тә ошый. Хатыным Лена белән алмаш-тилмәш кызыклы, тормышчан язмаларны бик яратып укыйбыз. Һәр елны язылабыз. Газетаны кулга алуга ук, беренче битеннән башлап укыйм. «Яңарыш» – үзебезнеке. Үзебезнең газетага тиңнәр юк”, — ди Мансур абый.
1 августта 81 яшен билгеләп үтүче Мансур абый тормыш иптәше Лена Мирзанур кызы белән 58 ел бергә тату гомер итәләр. “Бергә озак яшәүнең сере нидә?” — дигән соравыма ул: “Бер-береңә юл куя белергә кирәк. Җәен фатирда тик ятасы килми бит. Язын кояш чыга башладымы, күңел бакчага тарта. Икәүләшеп шунда тырмашып, картларча эшләп ятабыз инде. Ә “Яңарыш” газетасын бакчага да алып барып укыйбыз. Кайда гына барсак та, гел үзебез белән йөртәбез, үзебездән калдырмыйбыз”, — дип җавап бирде Мансур абый. Алда булачак туган көне белән тәбрикләп, аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, Лена апа белән тигезлектә гомер итүләрен, “Яңарыш” газетасыннан аерылмауларын телибез.
Гөлнара Вәлиева.