Баш бит - Белем һәм тәрбия - Үзебезнеке
10.10.2018
Үзебезнеке
Санкт-Петербургка илнең төрле шәһәрләреннән иң яхшы 85 укытучы җыелды. Шулар арасында Глазов шәһәренең 14нче гимназиясендә математика һәм информатика укытучысы Ренат Камалов та бар иде. Конкурсның йомгаклау өлешенең ике турында финалга чыгучы укытучылар ачык дәресләр, мастер класслар күрсәттеләр, методик семинар һәм үзләре әзерләгән проектларын тәкъдим иттеләр. Беренче урын өчен көрәштә Ренат Камалов та катнашты. Җиңүче булып Грозный шәһәреннән Алихан Динаев калды.