Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Үзебездән башлыйк
21.04.2012

Үзебездән башлыйк

Милли басмабызның 13нче санында урын алган «Йөгәнсезләр» язмасын укыгач, үз фикерем белән уртаклашмакчы булдым. Авторның: «Полициягә кадрлар туплау мәсьәләсе… хәзер анда я нинди дә булса танышлар тәкъдиме буенча, я урамнан очраклы килеп кергән кешеләр дә эшләргә мөмкин», — дигән сүзләре кулга каләм алырга этәрде. Полиция хезмәткәрләре белән берникадәр аралашкан кеше буларак, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвенә басым ясыйсы килә. Бакчада яшелчә, жиләк-жимеш, гөлчәчәкләрдән тыш чүп үләннәре дә үскән кебек, җәмгыятьтә дә төрле холыклы кешеләр бар, анысы. Сүзләрнең иҗекләрен тиз арада үзгәртеп кенә, илебезнең Эчке эшләр министрлыгында күп еллар дәвамында формалашкан эш тәртибен берничә айда гына яңартып кору мөмкин булмавы көн кебек ачык. Әмма полициягә эшкә урнашырга теләүчеләргә һич арттырусыз утны-суны кичәргә, жиде кат иләк аша узарга кирәк. Таләпләр катгый: югары юридик белеме булган, хәрби хезмәтне узган ир-егетләргә хәрби-медицина тикшерүе, психологик тест, ялган детекторын узганнан соң, булачак эш урыныннан остаз билгеләнә. Булачак полиция хезмәткәренең туган-тумачалары, яшәгән җире тикшерелә, якыннары арасында җинаять җаваплылыгына тартылучылар ачыкланса, полиция хезмәткәре булу чынга ашмас хыял булып кына кала. Эш урынында уңышлы гына стажировка уза алганнар, ярты елга махсус белем алырга җибәрелә, анда аларны кабат имтиханнар, сынаулар көтә. Мисал өчен, Эчке эшләр министрлыгының бер бүлегендә быел ике дистәгә якын ир-егет эшләргә теләк белдергән. Шуларның җидесе генә стажировка узып, нибары дүртесе генә белем алырга җибәрелгән. Бу да аларның барысына да полиция формасы кияргә насыйп булачак дигән сүз түгел әле. Юк, мин һич кенә дә Казанда булган хәлдәге гаеплеләрне акларга теләмим. Башкалабызның бер полиция бүлегенә очрашуга килгәч, исерек гражданнарның кыланмышларын берничә минут күзәтү генә дә күңелдә авыр тойгылар калдырган иде. Ә полиция хезмәткәрләренә даими рәвештә иманын югалт­кан, бозык, туры юлдан тайпылучылар белән аралашырга туры килә. Мәңге сынмас булып тоелган корыч нерв кыллары да беркөн сынарга мөмкин. Шулай да мәгълүм бер жырдагыча, безнең полициянең безне саклавын телибез икән, үзебезгә дә үзгәрү мөһим. Җәмгыятебездә полиция хезмәткәрләренә «все менты — козлы» кебек караш булганда, «минем хокукларым» дип шапырынып, гражданлык бурычлары турында онытканда, бернинди дә алга китеш булмаячак. Яхшы якка үзгәрешләр телибез икән, үзебездән башлыйк.

Алия Шәйхиева, Ижау шәһәре