Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Үзгәрешләр» проектына син дә кушыл!
18.06.2015

«Үзгәрешләр» проектына син дә кушыл!

 Ижауда “Үзгәрешләр” (“Перемены”) дип исемләнгән социаль проект эшли башлады. Аның авторлары — Ренат Гобәйдуллин һәм Денис Белоусов. Проектның максаты — җәмә­гать­челекне уйланырга мәҗбүр итү, яхшы гамәлләргә этәрү. Бер төркем актив яшьләр урамда, кибетләрдә төрле төрле көтелмәгән хәлләр тудырып, узып баручыларны ярдәмчеллеккә, никадәр ышанучан булуларын, шәфкать­лелектә сыный. Тәҗрибәне яшерен камералар төшереп тора. Әйтик, акча янчыгы төшеп калган очракта аны күпме кеше иясенә кире кайтарыр? Мондый видеотестлар, әлбәттә, яңалык түгел — алар Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә инде тормышка ашырыла. Әлеге хәрә­кәтнең үз исеме дә бар. “Пранк” — инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “кыланыш, шаяру” дигәнне аңлата. Әмма Ижау егетләре бу проект кысаларында социаль әһәмияткә ия булган тәҗрибәләр кую ягында.

Иң беренче роликларында музыкантлар урамда уйнап акча җыя. Шул акчага сукбайларга азык-төлек алып бирәләр. Интернет челтәренә куелгач, роликны бер атнада 6500 кеше карый. “Нәкъ шул ролик социаль проектка нигез салды да инде. Башка шәһәрләрдән дә күп язалар, хәтта чит илләрдән дә булгалый. “Егетләр, сез кирәкле эшкә алынгансыз”, — диләр. Башкаларны да проектка кушылырга чакырабыз. Яхшы гамәл күрәсез икән — безгә төшереп җибәрегез, һөнәри аппаратурагамы, телефонгамы — аерма юк. Без аны Интернетка куябыз. Барыбыз да битараф, салкын карашлы түгел, арабызда шәфкатьлеләр дә күп”, — ди Ренат Гобәйдуллин.

Проектта катнашырга теләүчеләр күп. Чираттагы видеороликны төшерүне мин дә күзәттем. Ижау халкына ярдәмчеллек хасмы һәм туган телләрдә аралашудан тартыну юкмы — авторлар бу юлы шуны тикшерергә алынды. Илфат Әгъләмҗанов урамда узып баручыларга татар телендә мөрәҗәгать итеп, телефонга акча салу өчен кайда терминал барлыгын сорый. Ә Богдан Анфиногенов узып баручылардан юл күрсәтүләрен сорады. Егетләр нәтиҗә ясый — Илфат Әгъләмҗанов: “Татарлар үз телебездә сөйләшәләр. Туган телгә кадер бар. 10-15 кешенең 4-5е татарча белә. Узып баручыларны туктатып, татарча әйтә башлагач, башта ап­тырап калалар, әлбәттә. Әмма елмаеп, як­ты чырай белән килгәнне күреп, бик теләп җавап бирәләр.”- ди. Богдан биш ел элек студент иптәшләре белән шулай тәҗрибә рәвешендә урамда халык белән удмурт телендә аралашырга омтылып караган булган — барып чыкмаган. “Үзгәрешләр уңай якка. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, узып баручылар хәлгә керәләр. Мин хәтта болай булыр дип тә уйламаган идем. Илтифат белән тыңлыйлар. Ни сораганымны аңларга тырышалар. Бу мине бик тә сөендерә”, — ди ул.
“Перемены” — “Үзгәрешләр” про­ект­ы­­ның “Вконтакте” челтәрендә ачык төркеме бар: http://vk.com/icanchangeit. Катнашырга теләүчеләр шунда мө­рәҗәгать итә ала. Оештыручыларның күз алдында тоткан темалары әле күп. Мохтаҗларга ярдәм итү, экологик проблемаларны күтәрү һәм хәтта ришвәтчелеккә каршы көрәш ачмакчылар.

“Үзгәрешләр” проектының видеороликлары белән биредә танышырга була: www.youtube.com/user/prostoveshi

Фәнзилә Салихова.