Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Үбешеп яшибез
15.08.2013

Үбешеп яшибез

Хәзер башка мәсьәләләр бетте, ахры, үбешеп кенә яшибез! Әгәр инде үзегезнең моңа теләгегез яки кешегез булмаса, башкаларның ничек үбешүен карый аласыз. Чөнки “ГалереЯ” күргәзмәләр үзәге ижаулыларга “Үбешүләр җыелмасы” дигән фото-проект тәкъдим итә. Ул — 8 — 19 август көннәрендә узачак. Күргәзмәнең авторы – фоторәссам, журналист һәм музыкант Тимур Хисаметдинов. “Үбешү – ул үзенә күрә аралашуның, башка кешегә үз кичерешләреңне җиткерүнең бер төре”, — дип саный ул.

Кеше халәтен эстетик һәм рухи-тарихи аспектта кызыклы итеп чагылдыру максаты куйган әлеге психофизик лабораториянең “Үбешүләр коллекциясе” 6нчы эксперименты. Моңа кадәр оештырылган күргәзмәләр дә берникадәр гадәти булмаган темага ия: “Зоопсихо”, “Кешеләр җырлый”, “Цитата тәмам”, “Балалар”, «Homo Faustus».

Тимур Хисаметдинов башта 5 атна буена кешеләрне үбештереп эксперимент уздырган, аның һәрберсен фотосурәткә төшереп барган. Экспериментта төгәл 50 кеше катнашкан. Алардан үзләренең бик кадерле булган кешеләрен, әйберләрен үбеп фотосурәткә төшү соралган.

Әлеге эксперименталь психофизик фотолаборатория – коммерцияле булмаган «Янтарь» төркеменең иҗат проекты. Проектның максаты – фотосурәткә төшерү ярдәмендә кеше халәтен төрле яктан күрсәтү, өйрәнү.

Бу күргәзмә турында кем нинди фикердәдер, әмма минемчә, үбешергә өйрәнү түгел, киресенчә, үз-үзебездә эстетик зәвык тәрбияләү җитми. Әйтик, туйда гына түгел, урам уртасында, тукталышларда, хәтта җәмәгать транспортында онытылып китеп үбешү безнең тыйнаклыгыбыз, өлкән буынга, янәшәдәге чит кешеләргә ихтирамыбыз кими баруын күрсәтә. Дөресен генә әйткәндә, рухи яктан ярлыланып, хайваннарга якынлашып барабыз.

Шунысы гына аңлашылып бетми: күргәзмәне милләттәшләребез ай буена ураза тотып, изге Рамазан бәйрәмен билгеләп үткән көнне ачу дөрес булды микән?!

Элмира Нигъмәтҗан