Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җәннәткә купшылык кертми
30.12.2016

Җәннәткә купшылык кертми

Җеназаларда катнашканда вафат булучының туганнары тарафыннан динебезгә хас булмаган ялгыш гамәлләрне күрергә туры килә. Мәчетләрдә һәм мөселман кирәк-яраклары кибетендә мәетне җирләү өчен бөтен әйберне юнәтергә була. Ә менә ритуаль хезмәтләр салонында һич кирәкмәгән әйберләрне дә тәкъдим итәргә мөмкиннәр, анда бит динне белгән кешеләр утырмый. Кайгылы вакытта кеше акчасын кызганып тормый, барысын да сатып алырга әзер, тик якыны җәннәткә генә керсен (ул шулай уйлый). Ритуаль хезмәтләр салоннарында бөтен әйберләр дә күркәм, мәет өстенә яба торган җәймәсенә кадәр. Җәймәгә алтын хәрефләр белән Коръән сүрәләре язылган, кара тасмалар белән веноклар тора. Барысы да бик матур һәм бик кыйммәт. Тик болар берсе дә җәннәткә кертә торган түгел, бу — акчаны исраф итү генә. Җәннәткә кешене холкы-гамәле, изге эшләре, кылган гыйбадәтләре кертә. Мәетне юып-пакьләгәч, ак кәфенлеккә төрү дөрес. Кайберәүләр мәетнең баш очына мендәр, астына одеял, күкрәгенә Коръән сүрәсе куеп калдырырга тырыша. Болар бар да ялгыш гамәлләр. Адәм баласы туфрактан яралган – туфракка тапшырылырга тиеш.
Кайчагында низаглар да чыккалый. Юып-кәфенләп җирләргә әзер мәетнең тәһарәте бозылырга мөмкин: аның өстенә күз яше тамарга, пычрак төшәргә тиеш түгел. Юганчы күрмәгән булса, ерактан бик якын кешесе кайтып төшсә генә битен ачып күрсәтергә ярый. Җеназага тиешенчә киенеп килмәгән: башы, балтыры ялангач, изүеннән күкрәге күренеп торган кыска җиңле күлмәктән килгән хатын-кызга кисәтү ясасаң – хәзрәт-абыстайның капризы дип кабул итәләр. Ә бит бу — шәригатебезнең катгый таләбе.
Зират — купшылык һәм экскурсия урыны түгел, ә үзебезгә дә үлем киләчәген уйлап, вафат булган якыннарыбызны дога белән искә алу урыны. Соңгы йортыбызга 2 метрлы мәрмәр һәйкәлләр дә, купшы чардуганнар да кирәкми. Исеме, атасының исеме, туганы һәм үлгән еллары язылган кечкенә таш җитә. Фотосурәт куелмый, веноклар кую да динебездә исрафчылык дип исәпләнә.

Рәмзия Шәймөхәммәтова, Әгерҗе шәһәре.