Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җәлил милләтләрне берләштерә!
18.02.2021

Җәлил милләтләрне берләштерә!

12 февраль көнне Равил Губаев исемендәге 10 нчы мәктәптә Муса Җәлил иҗатына багышланган шигъри бәйге узды. Бәйгедә 1, 3, 4, 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мәктәптә күп еллар Муса Җәлил музее эшләп килә. Бүгенге көндә музей икенче бүлмәгә күчкән. Киләчәктә әлеге музейны тагы да тулыландырырга, эчтәлеген баетырга уйлыйлар. Бәйге бик кызыклы узды. Татар милләтеннән булган балалар белән бергә рус, удмурт, әзербайҗан милләтеннән булган балалар да Муса Җәлилнең шигырьләрен татарча сөйләделәр. Мин әзербайҗан кызы Ләйсән Гулиеваның татарча шигырь сөйләвен сокланып тыңлап тордым. Муса Җәлил шигырьләре милләтләрне берләштерә! 1 нче сыйныфта укучы Наил Хисмәтовның әбисе Зөлхиҗҗә апа Гыйләҗева да әлеге бәйгегә кунак булып килеп, Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләде. Мәктәптә татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Татар теле укытучысы Гүзәл Үлмәсова, директор урынбасары Кадерия Асылмәрданова әлеге бәйгене оештырып, моны тагын бер кат расладылар.

Рәфилә Рәсүлева.