Җәйнең беренче салкын көне, Гуцериев, Киркоров!
Җәйнең беренче көнендә һава торышы салкын булуга карамастан, Ижау шәһәре төрле чаралардан, Мәскәү кунакларыннан гөрләп торды. Редакция журналистлары әлеге чараларның һәрберсендә катнаштылар. Мәкаләмне үзем булган чараларның сәбәпчесе турында бәян итүдән башлыйм.
Михаил Гуцериев
Михаил Гуцериев хәйриячелек белән шөгыльләнүче күренекле Россия бизнесмены, миллиардер. Аның “РуссНефть”, “Моспромстрой”, “Русский уголь” оешмалары, инглиз “GIobaI Energy” нефть чыгаручы компаниясе, танылган радиостанцияләре, элиталы коммерцияле күчемсез милке бар. Өстәвенә ул шигырьләр яза һәм аның җырларын күренекле россия эстрада артистлары җырлый.
Ул Астана шәһәрендә күп балалы ингуш гаиләсендә туып-үскән. Бабасы, әтисе юридик белемле булганнар һәм төрле җитәкче постларда хезмәт куеп, халык арасында хезмәтләре белән танылганнар. Балачактан ук укырга яраткан, музыка мәктәбендә фортепиано, скрипка классларында белем алган. 13 яшьтә иптәшләре белән открыткалардан картиналар ясап саткан һәм үзенең беренче капиталын эшләгән. Әнә шул чакта эшмәкәрлеккә һәм сәнгатькә мәхәббәт уянган.
Михаил Гуцериевның тормыш юлы гади генә түгел, анда кызыклы һәм аянычлы хәлләр дә бар. Ләкин нәкъ менә шул хәлләр аны бүгенге көндәге дәрәҗәсенә җиткергән. Ул үз хезмәте белән уңышка ирешкән көчле шәхес. “Eorbes” журналы мәгълүматлары буенча, ул Россиянең иң бай кешеләре арасында (5,9 млрд. доллар) 16 нчы урында тора.
Можгада спорт комплексы булачак
Можга шәһәрендә 2018 елда яңа универсаль спорт комплексы төзелеше башланачак. Әлеге проект “САФМАР” хәйриячелек фонды (җитәкчесе Михаил Гуцериев) матди ярдәме белән тормышка ашырылачак. 2003 елдан бирле Удмуртиядә Михаил Гуцериев ярдәме белән тормышка ашырылган проектларга (мәктәпләр, балалар бакчалары, югары уку йортлары, иҗат үзәкләре, авыл клублары, китапханәләре, храмнар, хастаханәләр төзекләндерү) 2 млрд. сумнан артык акча тотылган. Соңгы 2015-2016 елда әлеге фонд ярдәме белән төбәкнең медицина учреждениеләре 25 ашыгыч ярдәм машинасы белән тәэмин ителгән.
Моннан бер ел элек Можга шәһәренең “Луч” хоккей командасы тренеры Илдар Низамбиев “ВКонтакте” социаль челтәре аша Республика Башлыгына мөрәҗәгать итеп, шәһәрдә хоккей белән шөгыльләнүче балалар өчен боз мәйданчыгы төзүне сорый. Озак та үтми тренерны Республика Башлыгы янына әңгәмәгә чакыралар.
Һәм, ниһаять! Балалар өчен дә, тренер Илдар Низамбиев өчен дә зур шатлык! 1 июньдә аларны Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов үзенең резиденциясендә кабул итте. Яшь спортчылар (иң кечкенәсенә алты яшь) Удмуртия Башлыгын, Михаил Гуцериевны көткәндә, шаярып алсалар да, алар килеп керү белән үзләрен кулга алып, аларның сүзләрен бик кызыксынып тыңладылар.
Тренер Илдар Низамбиев: “Без бүгенге көндә балалар белән ачык һавада шөгыльләнәбез. Шулай ук атнага өч тапкыр бездән илле чакрым булган Вавож районына йөрибез. Шуңа күрә күп кыенлыклар туа. Күпчелек әти-әниләрнең йөртергә мөмкинлекләре юк. Бүгенге көндә командада егермедән артык бала бар, нәтиҗәләребез дә яхшы. Ләкин менә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмагач, яшь буенча команда туплап булмый”, — диде.
Александр Бречалов яңа төзеләчәк спорт комплексын тәкъдим итте. Аның сөйләвенчә, Можга шәһәренең Наговицын урамында урнашачак комплекс 700 урынлы булачак һәм анда хоккей, боз өстендәге барлык спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек булачак. Объект 2019 елда ачылачак һәм 2020 елда аның тирә-ягын да эшләп бетерәчәкләр. “Без Можга шәһәрендә чыннан да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр юк икәнен ачыкладык. Безгә балаларның киләчәген, сәламәтлеген кайгыртырга кирәк”, — диде.
Михаил Гуцериев: “Җәйнең беренче көненә караганда, Удмуртиядә нәкъ менә кышкы спорт уеннары төрләрен үстерергә кирәк, бигрәк тә хоккейны!” — дип шаяртты. “Можгада без Боз сараен, һичшиксез, төзиячәкбез. Ул Удмуртиядә иң яхшы сарайлардан булачак!” — диде. Ул балаларга кәшәкәләр, ә балалар исә аңа 1нче номерлы “Гуцериев” дип язылган хоккей свитеры бүләк иттеләр.
Александр Бречалов 2017 елда Удмуртия Хөкүмәте һәм “Белкамнефть” җәмгыяте арасында республикада балалар хоккеен үстерү ниятеннән өч елга килешү төзелгәнен әйтеп үтте. 2018 елдан 2020нче елга кадәр әлеге хәйриячелек программасы тормышка ашырылачак. Балалар һәм яшьләр арасында хоккей буенча “Кубок Калашникова” исемле республикакүләм турнир үткәреләчәк.
Бәхет йорты
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, Михаил Гуцериев белән сәяхәтебездә икенче тукталыш республиканың мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең реабилитация үзәген кулланылышка тапшыру тантанасында булды. (Әлеге үзәк көзен ачылачак). Биредә безгә “Беренчеләрдән бул!” хәйриячелек акциясе катнашучылары, «Беренче канал» тапшыруларын алып баручылары һәм Россия эстрадасы йолдызы, җырчы, композитор, продюсер Филипп Киркоров кушылды.
Әлеге үзәк Михаил Гуцериев ярдәме белән 2014 елда төзелә башлаган һәм аңа 500 млн. сум акча тотылган. Үзәктә алты бүлек, шулай ук 14 көннән 28 көнгә кадәр дәвалану алу өчен 80 стационар урын бар. Ул Удмуртиягә генә түгел, башка төбәкләргә дә — елына 1600 балага хезмәт күрсәтәчәк.
Әлбәттә, барлык игътибар мөмкинлеге чикләнгән балаларга, яшүсмерләргә һәм Филипп Киркоровка булды. Яшь артистлар чыгыш ясаганда тамашачыларның күзләре яшьләнде. Алар бии дә, музыка коралларында да уйный, җырлыйлар да. Әлбәттә, бу — тәрбияче-укытучыларның, табибларның зур хезмәте. Араларында Даун синдромы белән авыручылар шактый. Аларны күреп, Филипп Киркоров та бик дулкынланды. Ул: “Биредәге балаларның күзләрендә бәхет чаткысы күреп сөендем. Иң кечкенә Даун синдромлы нәни малай чыгыш ясаганда, күз карашын каядыр еракка төбәде. Ул без күрә алмаган икенче матур, бәхетле дөньяны күрә. Димәк, бу — бәхет йорты! Мин әлеге үзәккә һәрвакыт ярдәм итәргә сезнең алда чын күңелдән ышандырам. Ижау шәһәренә килгән саен үземнең концертларымда биредә тәрбияләнүчеләргә, хезмәт куючыларга алгы рәтләрдә урыннар булачак һәм мин моны үземнең хезмәттәшләремә, башка артистларга да җиткерәчәкмен. Үсә төшкәч, мин монда ике балам белән дә киләчәкмен. Балаларым фигуралы шуу белән шөгыльләнәләр, Можга шәһәрендә Боз сарае ачылганда, алар анда чыгыш ясарлар дип уйлыйм”, — диде.
Рәфилә Рәсүлева.