Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Җәйге әкият»тә кунакта
29.08.2013

«Җәйге әкият»тә кунакта

УР «Иман» татар яшьләре берлеге быел 5нче тапкыр яшьләр өчен җәйге ял лагере оештырды. Бу юлы ул “Җәйге әкият” дип аталды һәм 18-22 август көннәрендә узды. Бирегә Удмуртиянең төрле почмакларыннан 7дән алып 17 яшькә кадәр булган 30 укучы җыелган иде. Аларны яшь зурлыклары буенча өч төркемгә бүлгәннәр. Яшьләр монда күңел ачып, уйнап-көлеп кенә вакыт уздырмый, ә көн саен татар теле дәресләрендә, гореф-гадәтләребезне, милли бию, җырларыбызны өйрәтүче остаханәләрдә шөгыльләнәләр.

«Быел лагерьга аеруча акыллы, тыйнак, актив татар яшьләре, балалар җыелды, — ди лагерьның әйдәманы Айгөл Габдерәхимова. — Нинди генә чара уздырсаң да, дус-тату, бердәмлек белән катнашалар, барсын өйрәнеп калырга омтылалар».

Лагерь кысаларында «Татар кызы», «Татар егете», «Бию мәйданы йолдызы» кебек бәйгеләр уздырылган. Милли лагерь булса да, ул заманча эш-шөгыльләр белән дә үрелеп бара. Әйтик, лагерьны оештыручылар «handmade» (киемгә махсус тукыма буявы белән рәсем төшерү) остаханәсе” оештырып, яшьләргә иҗади юнәлештә эшләп карарга мөмкинлек биргәннәр. Ә ясаган рәсемнәр милли тематиканы чагылдырган. Шунысы күңелле: ял итүчеләр лагерьның бик ошавы, монда уздырылган чаралардан үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алуларын сөйләп бетерә алмыйлар. Араларында икенче ел рәттән катнашучылар да бар. Ә быел биредә беренче тапкыр ял итүчеләр исә киләсе елда тагын да бу лагерьга килергә әзер торуларын белдерделәр.

Элмира Нигъмәтҗан