Җәйге ял берләштерә
16-18 июль көннәрендә без — Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге – җиденче тапкыр татар яшьләре слетын уздырдык. Ул Әгерҗе районы Салагыш авылы янында –Кама елгасы буенда узды. 27 егет һәм кыз җыелып, 3 көн табигать кочагында яшәдек.
Без слетка җәй башында ук әзерләнә башладык. Оештыручылар күп тапкырлар җыелып, слетның программасын төзедек, теге яки бу эш өчен җаваплыларны билгеләдек, меню төзедек. Планнарыбыз зурдан иде, җыелган яшьләрне кызыксындыру, күңелләрен күрү өчен дистәләгән чара әзерләдек. Әзерлек эшләре уңышлы барса да, без слет ничек узар дип, бик борчылдык, безнең идеяләрне яшьләр кабул итәрме дип дулкынландык. Аллаһка шөкер, барысы да без теләгәнчә узды.
Без, оештыручылар, машиналарга барлык кирәк-яракларны төяп, елга буена барып урнашкач, слетта катнашучы яшьләрне каршы алдык, үзара таныштык, футболкалар бүләк иттек. Шунысы кызыклы: быел катнашучылар арасында егетләр күбрәк. Барлык яшьләр дә бик актив, бик кызыксынучан булып, оештырган һәр бәйгедә бик теләп катнаштылар, күңел ачтылар. Агач сәгатькә кулдан рәсемнәр төшерү, милли көрәш буенча мастер-класслар уздырдык. “Уйлап кара” интеллектуаль уены, “Ширбәтле пар” конкурсы, Сабантуй бәйрәме, спорт уеннары оештырдык. Ярышлар хәтта елгада да булды. Шушы чараларда иң актив яшьләргә жетоннар бирдек. Соңгы көнне бүләкләр аукционы уздырдык. Кичләрен учак янында гитара белән җырлар җырлап, көне буе алган хис-кичерешләребез белән уртаклаштык, милли көйләребезгә, татарча музыкага рәхәтләнеп биедек.
Бу өч көн бер мизгел кебек узды да китте. Кәрәзле телефоннарны да кулыбызга сирәк кенә алып (элемтә юк иде), без чын-чынлап бер гаилә кебек ял иттек. Өйләргә таралышкач, безгә, оештыручыларга, катнашучылардан рәхмәт сүзләре килеп иреште. Ә бу җылы сүзләр күңелләрне тагын да үсендереп, киләсе елгы слетка әзерләнергә көч бирә. Әле тормышка ашырасы уй-хыялларыбыз бихисап.
Слетны оештыручыларга, бик теләп катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез. Киләсе елдагы слетта тагын да күбрәк яшьләр булсын иде дигән теләктә калабыз.
Гөлфия Әхтәмова.