Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Җәйге имтихан — “бишле”
14.09.2012

Җәйге имтихан — “бишле”

Тәбәрлеләр куйган “Тормыш матур җырга тиң” исемле концертны карагач, күңелгә шундый уй килде. Чыннан да, туган авыллары Тәбәрлегә каникулга кайткан студентлар тик тормаганнар, осталыкларын арттырганнар һәм аны районыбыз авылларына йөреп тә күрсәтергә булганнар. Мин караганы Шаршады авылында булды.

Гаҗәеп матур бу концертны районыбызда гына түгел, республикабызда танышырга өлгергән Динар Шәймәрданов башлап җибәрде. Сайрап та күрсәтә соң районыбыз сандугачы! Шунысы да бик сөенечле булды: бу юлы талантлы җырчыбыз райондашларының җырларын да үз репертуарына керткән. Чыңгыз Мусин кебек олы шагыйрь, Гафият Нигъмәтуллин кебек оста композитор иҗат иткән җырны Динар Шәймәрданов кебек бик күп җыр бәйгеләрендә җиңгән сайрар сандугач башкарганда, аларның моң бишегендә тибрәлеп, бар дөньяң онытыла, җырның сихри көче сине ияртеп матурлык иленә алып китә. Үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы, таланты белән күп яшьләргә үрнәк булган Динар турында янымда утырган Рәсимә ханым: “Нур чәчә бу егет, күзләр генә тия күрмәсен!” — дип сокланып туя алмады.

Күп икән Тәбәрледә талант­лар. Шулай ук төрле җыр бәйге-ләрендә җиңү яулаган Вәсил Вәлиев та җырны бөтен күңелен биреп башкара, үзен сәхнәдә бик матур тота. Лена Конотопчикның җырлары да шаршадылыларга бик ошады.

Бирсә дә бирә бит Ходай бер кешегә сәләтне өеп: җыр башласа — өздереп җырлый, биергә чыкса — хәрәкәтләренә күз иярми Лилия Садыйкованың. Теле телгә йокмый торган сүз остасы  Люция Терентьевапрофессиональ артис­тлардан бер дә ким түгел. Районыбыз шигырь язучыларының иҗаты белән ныклап кызыксынып баруы, аларны яратып башкаруы сокланырлык бу яшь талантның.

Биючеләр төркеме дә бер-сеннән берсе матур биюләре белән шаккаттырды тамашачыларны. Фәнзилә Шаһабиева, Әлфия Шаһабиева һәм Роза Гәрәеваларны мәдәният институтында укыйлардыр, дисәм, ялгышканмын, бию аларның яраткан шөгыле генә икән. Сәхнә костюмнарына да бик нык игътибар  иткән кызлар, алар чыгышлар өчен зур зәвык белән  әзерләнгән. Бу концертта җыр-биюләр күңелле скетчлар белән бик матур үрелеп барды. Рәмис Муллахмәтов, Илнур Хатбуллин, Рифат Сибгатов кебек сүз сәнгатен үз иткән яшьләребезгә карап, алар белән горурланып утырдык.

Асия Корбангалиева