Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Җыр булганда – дөнья матур!..
15.12.2012

Җыр булганда – дөнья матур!..

Татарстанга тугандаш Башкортостан җиреннән байтак йолдызлар «атылды»: Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгәтуллина, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов… Менә ике тугандаш җөмһүриятләр тамашачысын үзенең моңлы җырлары белән гашыйк итеп тагын бер йолдыз кабынды — Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Газим Ильясов.

Мәһабәт гәүдәле, сөйкемле йөзле, җыр иленең моңлы җырчысы Газимны Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Ижау тамашачылары бик җылы кабул иттеләр. «Илгә кайгы килмәсен», «Аерылып булмый язмыштан», «Яшьлегем тирәкләре», «Ташлама бәгырькәем» кебек үзенә генә хас лирик-драматик җырлары белән күңел җәүһәрләрен һәркемнең йөрәк түренә җиткерә алды артист. «Чаллы сәхнәсендә чыгыш ясаганда аягымны имгәттем, чатанлап чыгуым өчен гафу итегез инде, сезнең белән очрашуга килми кала алмадым», — диде җырчы. Газимның моңлы тавышы гына түгел, сәхнә культурасы, иҗат эшендәге үтә тыйнаклыгы да күренеп торды.

Башкортларның яраткан уен коралы – хикмәтле курай. Нәгыйм Нуриманов башкаруында моңлы курай тавышын тыңлау – дөнья рәхәте. Курай моңына күңел ләззәтле сулкылдап куя, хатирәләр уяна. Менә моң сирпелүе әкрен генә кими һәм дәртле башкорт бию көйләре башлана. Ирексездән аяк­лар тыпыр-тыпыр идәндә бии башлыйлар. Онытылып шулай селкенеп аласың да, матур алдану хиссияте кичерәсең…

Сәхнәгә тальян гармунының күндәм төймәләренә җитез басып Ришат Бәдретдиновның тамашачылар алдына килеп чыгуы – үзе бер могҗиза, валлаһи. Бәлки бүгенге музыкантлар өчен тальян гармун искергән бер уен коралыдыр, әмма ул үзенең гадилеге белән бөек. Башкорт, татар халыкларының ерак гасырлардан килгән көйләрен, нәкъ бабаларыбыз көйләгәнчә, табигый хәлендә Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ришат Бәдретдинов безнең җаннарыбызга ирештерде. Сихри тальян моңы белән аның тылсымлы тавышы бергә кушылып дөньябызны баетты, нурландырды. Ул баянда да уйнады, үзе дә бик матур итеп башкорт, татар җырларын башкарды.

Концерт белдерүләрендә языл­маган, килүе билгеле булмаган Башкортостанның халык артисты Асия Смакова сәхнәгә чыккач, халык «Аһ» итте. Телевизорлардан гына күргән, радиолардан гына моңлы җырларын тыңлаган Асия Смакова үзе бит. Аның җанга ятышлы тавышы моңсызларны да моңланырга мәҗбүр итте, сихри моң дөньясына алып кереп китте.

Концертны артист Рәкыйп Рәмиев бик җанлы итеп алып барды. Өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Концертның азагында сәхнәгә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Заһир Кәрим улы Абдуллин күтәрелде. Ул Газим Ильясовның райондашы икән – Башкортостанның Күгәрчен районыннан. «Газим! Син Башкортостанда да, Татарстанда да мәгълүм җырчы. Юата да, елата да, ачындыра да, очындыра да белгәнең өчен ихластан рәхмәтлебез. Исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телим!» — диде Заһир әфәнде.

Әйе, бәхетле тормыш, уңышлар юлдаш булсын сиңа Газим әфәнде. Шундый моң ияләре, фидакарь җаннар булганда, дөньяда яшәүләре күңелле!

Ринат Батталов