Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җырчы буласым килә
2.02.2017

Җырчы буласым килә

Узган саннарның берсендә 2нче Ижау сәнгать мәктәбе укучыларының Мәскәүдән гран-при яулап кайтулары турында язган идек. Алар арасында 16 яшьлек Алсу Гәрәева да бар.

Алсу мәктәп каршында эшләүче “Салават күпереннән биектә” җыр студиясендә 5 ел шөгыльләнә. Ә җырга мәхәббәт кечкенәдән туган. “Мин 3 яшемнән җырлыйм. Музыка минем өчен мавыгу гына түгел, тормышымда тирән урын алып тора. Киләчәгемне дә бары тик җыр белән генә бәйләргә уйлыйм”, — ди Алсу.
Яшь җырчы халыкара, Россиякүләм һәм региональ җыр бәйгеләрендә катнаша. Беренче һәм икенче урыннар яулый. Соңгы иң зур җиңүе — Мәскәүдә алынган Гран-при. “Аrt-премиум» конкурсына без ярты ел әзерләндек. Репертуар сайладык, репетицияләр уздырдык. Көндәшләр бик көчле иде. Жюри Кремльдә узган гала-концертта чыгыш ясаучыларны ике ел дәвамында сайлады. Безнең әлеге конкурска узуыбыз укытучыларыбызның тырышлыгы. Бик зур рәхмәт аларга”, — дип сөйләде Алсу.
Гаиләдә гел татарча аралашканга күрә, халкыбыз иҗатына, сәнгатенә дә битараф түгел. Кечкенә чагында татар телендә узган җыр бәйгеләрендә катнашып, приз­лы урыннарны еш алган Алсу. “Шундый бәйгеләрнең берсендә “Яңарыш” газетасына еллык язылу да бүләк иттеләр. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә теләп катна-шам”, -­ ди.
Алсу киләчәген бары тик сәхнәдә генә күз алдына китерә. “Җырчы, биюче һәм артист буласым, үз җырларымны иҗат итәсем килә”, — ди ул. Сәләтле яшь милләттәшләребезгә “Афәрин” диясе генә килә.