Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


18.05.2012

Җырлыйк әле!

Шушы көннәрдә Сарапул шәһәре «Халыклар дуслыгы йорты»нда «Җырлыйк әле!» дип аталган бәйге булып узды. Бу ярышта Сарапул татар иҗтимагый үзәге «Яшьлек» ансам­бленнән «Әбиләр-күбәләкләр», Сарапул «Иман» яшьләре бүлегеннән «Иман нуры» төркемнәре катнашты. Алар биремнәр буенча аерым-аерым да, күмәкләп тә эстрада һәм халык җырлары башкардылар.

Ярышта I урынны «Әбиләр-күбәләкләр» төркеме алды (капитаны – Ринат Фаррахов), II урынны Гөлназ Гафарова җитәкләгән «Иман нуры» төркеме яулады.

Бәйгене оештыруга ярдәм иткән эшмәкәр Зөлфәт Арслановка барлык катнашучылар да, татар иҗтимагый үзәге әгъзалары да, тамашачылар да олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Бу чарадан һәммәбез дә бик канәгать булып таралыштык.

Флария Вәгыйзова, Сарапул шәһәре