Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - «Җырлыйк әле»дә җырладык!
16.03.2017

«Җырлыйк әле»дә җырладык!

“Татарстан — “Яңа Гасыр” телеканалында көз айларында “Җырлыйк әле” тапшыруы яңадан зәңгәр экраннарга чыга башлады. Узган атнада Ижау шәһәре җырчылары да әлеге тапшыруда катнашып кайтты. Тапшыру эфирга май аенда чыгачак, газета укучыларыбызга аның вакытын алдан хәбәр итәрбез.
«Яңа Гасыр» теле­каналында ул көнне ике тап­шыру төшерелде. Аның беренчесендә бары тик Ижау шәһәре җырчылары: Инсаф Муллаәхмәтов, Әлфия Бикчурина, Диния Кәримуллина көч сынашты. Икенче тапшыруда Ульяновск шәһәреннән, Чувашиянең Урмай авылыннан уенчылар һәм Ижаудан Илшат Мөхәммәтҗанов катнашты. Яңа тапшыруның үзенчәлеге — ул уенга корылган. Монда катнашучыларның җыр башкару осталыгына түгел, татар җыр сәнгате өлкәсендәге белеменә дә бәя бирелде. Баллар санына карап, җиңүче ачыкланды, һәр уенчыга җырлап танылу мөмкинлеге бирелде. Җырчылар тере тавыш белән фәкать уен кораллары ансамбленә кушылып җырладылар. Программа халкыбыз яратып өлгергән әсәрләргә нигезләнгән иде. Тапшыруга язылганда уенчылар да, тамашачылар да музыкаль ядкәрләребез булган әсәрләрне күңелләрендә яңарттылар!
Әлеге тапшыруга барырга булышкан Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасовага, эшмәкәр Равил Шәрәфиевкә, тавыш яздырырга ярдәм иткән өчен “Моя Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салиховага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.