Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Җырлачы, сандугач!
5.02.2014

Җырлачы, сандугач!

 1 февраль, 14.00 сәгать. Ижауның “Спартак” халык иҗаты йортында алма төшәр урын да юк.

Милләттәшләребез тын да алмый яшь җырчы Ришат Төхвәтуллин концертын тамаша кыла. Җаннарны иркәли-иркәли сәхнәдән чиксез моң агыла. Алкышлар тынып тормый.

Кыскача белешмә:
1989 елның 3 мартында Башкортостанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туып-үскән. Әти-әнисе мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар. 2 яшькә өлкәнрәк бертуган абыйсы, 16 яшьлек сеңелесе бар. Үзлегеннән баянда, гитарада уйнарга өйрәнгән. Кунакка барган җирендә Октябрьск музыка училищесына укырга кереп, әти-әнисен шаккаттырган. З. Исмәгыйлева исмемендәге Уфа сәнгать академиясен тәмамлаган. Башкортостанда, Татарстанда яшь җырчылар арасында уздырылучы күп төрле бәйгеләрдә, шул исәптән Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивалендә катнашып, җиңүләр яулаган. Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевның иҗатына өстенлек бирә.

Башкалабызга тәүге мәртәбә генә килүенә карамастан, яшь җырчыны тамашачы үтә дә җылы кабул итте. Бер көнгә ике концерт куюга һәм икесендә дә тулы зал җыюга бик сирәк артистлар гына ирешә. Ә бит ел дәвамында республикабызда татар концертлары атна саен диярлек оештырылып тора! Күрәсең, җыен юк-бар зәвыксызлыктан, ясалмалыктан туйган халык. Баллы газлы суны күпме генә эчмә, сусауны басам, димә шул. Җирдән бәреп чыккан шифалы чишмә суын учыңа алып бер йоту да җитә, тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек иңә. Ришат Төхвәтуллинның табигый, шифалы моңы шундый чишмәне хәтерләтте. Яшь җырчы белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Ижауга беренче мәртәбә генә килүеңә карамастан, тулы зал. Халык танып та, яратып та өлгергән. Бәлки олырак сәхнә, зал сайлыйсы калгандыр?
— “Спартак” халык иҗаты йорты Ижау татарларын җыеп, берләштереп тора торган үзәк түгелмени?! Халыкка якынрак булырга кирәк! — дип, сүзне җырчының продюсеры Рифат Фаттахов башлады.
— Бүген минем тагын бер хыялым тормышка ашты. Бер көндә берничә концерт кую теләге күптәннән тынгы бирми иде. Күп кенә артистлар залларны тутыра алырбыз микән дип, куркуга калалар. Ә мин бүген чиксез бәхетле, кәефем яхшы, күңелем җырлый. Мине шулай олылаганнары өчен тамашачыларга зур рәхмәт.

Рус эстрадасында продюсер­ларсыз эшләүче артистларны табам димә. Ә менә татарларда бу әлегә сирәк күренеш. Ришат, сине продюсер белән иҗат итүнең уңышлы үрнәге дияргә була.
— Бу да минем хыялым иде. Филүс Каһиров белән бергә эшләгәндә, мине Рифат Фаттахов күреп алды. Әйе, кайбер җырчылар оештыру эшләрен дә, сәхнәдә чыгыш ясауны да бергә алып баралар. Моңа сокланырга кирәктер. Әмма мин хис-тойгыларымны җыйнап, саклап, түкми-чәчми тамашачыларыма җиткерергә телим. Ә иң авыры – концерт, гастрольләр оештыру мәшәкатьләре, акча юнәтү кебек барлык җитди, кара эшләр продюсер җилкәсенә төшә. Шундый мөмкинлек булганына Ходаема мең шөкер! Миңа калса, җырчы ул фәкать җырларга гына тиеш.

Филүс Каһиров сәхнәгә тәүге адымнар ясарга ярдәм итте, дидең. Хәзер син игътибар үзәгендә, ә Филүс пәрдә артында калган шикелле. Сәхнәдәш дустыңның борынына чирткән булып чыга түгелме соң?
— Юк, юк! Филүс Каһировка чиксез рәхмәтлемен, аны ихластан хөрмәт итәм, бернинди көнләшү юк. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Филүс Каһиров — опера җырчысы, төп көчен шушы юнәлешкә бирә, тавыш өстендә нык эшли. Күптән түгел генә гаилә корды, күңелле мәшәкатьләр белән мәшгуль. Бары шул гына.

Кайбер татар җырчылары хәзерге заманда дисклар яздыруның файдасы юк, сатылмый дип зарланалар. Имеш, Интернетта теләгән җырларны бушка да тыңларга була.

— Кайбер җырчылар өчен файдасы юктыр шул. Шулай да җырны кәсепкә салу дөрес микән? Акча булган җирдә җыр-моңга, сәнгатькә урын калмый.

“Карамалы Гобәй” исемле җырың белән эстрадага килеп кердең. Ничек уйлыйсың, сине җыр, әллә инде син җырны күтәрдеңме?
— “Тыңлачы, сандугач” һәм “Карамалы Гобәй” — шушы ике җыр мине күтәрде дияргә була. Көе сүзләренә, сүзләре көенә туры килгән җырларны аңлап, йөрәк белән башкару кирәктер.

Уңыштан башлар әйләнмиме?
— Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Гади, тырыш гаиләдә яратып үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр. Көчемнән килгәнчә, мөселманча, хәрәмнәрдән, бозыклардан тыелып яшәргә тырышам. Халык сизгер бит ул, йолдызланып киттеңме, җиргә төшерергә дә күп сорамас.
Яшьләр төнге клубларда күңел ачарга, ял итәргә ярата. Шәхси тормышка вакыт каламы?
— Музыка училищесында укыганда, төнге клубта ди-джей булып эшләргә туры килде. Эш көне 21.00 сәгатьтә башланып, иртәнге 6да гына төгәлләнә иде. Мондый мәгънәсез тормышны күреп, тәмам туеп беттем. Күп вакытым гастрольләрдә үтә, шәхси тормышка вакыт азрак кала.

Артист халкы сәхнәгә кызмача чыгарга да ярата бит. Син моңа ничек карыйсың?
— Тыелган җимеш татлы була, диләр бит. Әти-әнием кисәтүенә карамыйча, кечкенәрәк чакта тәмәке тартып караганым булды, анысы. Әмма соңыннан үземне шулкадәр начар хис иттем һәм моның яман нәрсә икәнлеген аңладым. Әйе, артистлар арасында эчүчелеккә бирелүчеләр җитәрлек. Хәрәмнәрдән өстен булырга тырышам. Аннан соң артист кешенең тышкы кыяфәте дә матур булырга тиеш бит. Тәмәке тартасың икән, тавышың бозыла, тешләрең саргая, спиртлы эчемлекләр белән мавыгасың икән, йөзеңнең нуры кача, җыерчыклар баса. Сәламәтлек кадерлерәк миңа.

Матур егетне кызлар яратуы сер түгел. Ә сиңа ниндирәк кызлар ошый? Кайчанрак, гаилә корырга ниятлисең?
— Сәхнәгә тәүге адымнарымны гына ясап киләм. Әлегә үз өстемдә эшләргә телим. Ике аягымда нык басып торгач кына, уңган-булган, хезмәтемне аңлый торган татар кызы белән гаилә корырга җыенам.

Кызлар турында сүз чыккач, дәвам итик инде. Рөстәм Асаевның кызы Гөлназ белән дуэт башкарасыз. Халык өйләндереп куярга да өлгергәндер инде үзегезне?
— Кайчак булгалый (көлә). Бу — әнием шигыренә иҗат иткән җыр. Тавышларыбыз туры килердәй җырчы кыз эзләгәндә, әниебез белән икебез дә бер тавыштан Гөлназга тукталдык. Ул бик теләп ризалашты. Сәләтле, тырыш кыз Гөлназ!

Ижау синдә нинди тәэсирләр калдырды?
— Шәһәргә килеп кергәч тә, йортлардагы бизәкле тәрәзә йөзлекләрен күреп, биредә оста куллы татарлар яши, дип уйлаган идем. Тулы залны, тамашачыларның җылы мөгамәләсен тоеп, дәртле алкышларыннан иңнәремә канатлар үсте. Чиксез рәхмәт сезгә! Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, йортларыгызга иминлек, муллык бирсен, җыр-моңнан аермасын. Тагын бер елдан, ягъни февраль аенда “Аксион” мәдәният йортында кабат очрашканга кадәр!!!
— Ришат, сезгә дә әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр теләп калабыз!

Альбина Шәйхетдинова.