Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җырлау, бию хәрәмме?
31.03.2016

Җырлау, бию хәрәмме?

СОРАУ: Намаз укыган, мәчеткә йөргән кешегә ни өчен театр уйнарга, сәхнәдә чыгыш ясарга ярамый? Бөтен җырлар, шаяртулар да хәрәм әйберләр турында түгел. Ә киемнең тәнне каплый торганын киеп була.

Нәфисә, Ижау шәһәре.

Җавап:

Сәхнәгә чыгып, кешеләргә гыйбрәтле сүз сөйләү яисә берәр төрле тәрбия бирүче сәхнә күренеше күрсәтү хәрәм гамәл түгел. Ләкин икенче төрле сәбәпләр аркасында актёр яисә артист (җырчы һәм биюче) һөнәре хәрәм булганына түбәндәге дәлилләр бар:
Беренчесе. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)­нең хәдисендә килгәнчә, кеше­ләрне көлдереп яисә күңелләрен ачып, шуның өчен акча алса, ул акча хәрәм була. Ягъни, шәригать буенча җырчы, актёр һөнәрләре юк.
Икенче. Күпчелек галимнәр сүзе буенча, хатын-кызның тавышын чит ирләргә тыңлау — хәрәм (бигрәк тә аңа сәхнәдә төрле тавышлар белән, төрле хисләрне белгертеп сөйләргә туры киләчәген күз алдында тотсак), ә чит ирләр алдында җырлау- бөтенләй хәрәм.
Өченче. Җырларның мәгънәсе дә яхшы булырга тиеш. Аларны башкарганда музыка кораллары кулланылмаска тиеш, чөнки музыка Ис­ламда хәрәм.
Дүртенче. Спектакльләр кую, җыр­лар башкару үзләре хәрәм булмасалар да (эчтәлекләре яхшы мәгънәле, гыйбрәтле булса, алар өчен акча алынмаса), әгәр алар кешене төп фарыз гамәлләрне кылудан тыялар, комачаулыйлар икән, аларны кылу шулай ук хәрәмгә яисә мәкруһка әйләнә.
Бишенче. Хатын-кызны сәхнәгә чыгармас өчен беренче татар труп­паларында спектакльләрдә ирләр генә катнашкан, алар хатын-кыз киемен кияргә мәҗбүр бул­ганнар. Ә шәригатебез буенча хатын-кыз ир-ат киемен, ә ир-ат хатын-кыз киемен кисәләр, аларга Аллаһның, фәрештәләрнең һәм барча мәх­лукларның ләгънәтләре төшәр, дигән. Ягъни, алар бер гөнаһтан качабыз дип, икенчегә кереп киткәннәр.
Ничек кенә әйләндермә, сәхнәгә чыгып, халыкны юату шәригатебезгә берничек тә туры килми.
Моннан соң: “Ә нәрсә ярый соң?” — дигән сорау туа?
Әни кеше баласына бишек җырын җырлый (музыка коралын катнаштырмыйча) ала.
Гаилә эчендә ир хатыны алдында, хатын ире алдында, балалар әти-әниләре алдында яхшы мәгънәле, гыйбрәтле җырларны башкара алалар (шулай ук музыкасыз). Яхшы мисал итеп, элек халкыбызда киң таралган тирән мәгънәгә ия булган мөнәҗәт-бәетләрне көйләүләрне китерер идем.
Хатын-кызлар ирләр югында бергәләп эшләр башкарсалар, алар эшләгәндә җырлый алалар. Халкыбызда элек электән хатын-кызлар бергәләп җыелып чигү чигеп яисә каз өмәләрендә казларны йолкып утырганда бик матур мәгънәле җырларны башкарганнар.
Балалар үз араларында (әгәр кызлар аерым, малайлар аерым булса тагы да яхшырак) бер-берсенә ниндидер гыйбрәтле сәхнә күренешләре күрсәтә алалар. Моның зарары юк. Бигрәк тә яхшы әхлакка, әдәпкә, диндә булуның ихласлыгына өнди торган булсалар.
Хатын-кызларга никах яисә туй вакытында үзара җыелганда шөлдерле барабан (бубен) кулланып җырлап биергә рөхсәт ителә.
Сугышка чыкканда, гаскәрнең рухын күтәрер өчен, хәрби җырларны башкарганда шулай ук барабан кулланырга ярый.
Ә иң яхшысы: баланы тәрбия­лә­гәндә, аны Коръән белән тәр­­­бия­ләргә кирәк. Коръән укуга бернинди көй дә, бернинди музыка да тиң була алмый. Анда матур тавышлы кешеләр шулай ук данлыклы була алалар (хатын-кызларда үз араларында гына). Мәсәлән, Коръән хафизларның (Коръәнне яттан укучылар) матур итеп Коръән укуларына шундый итеп сокланып китәсең. Ә бит аның өчен әле Аллаһ Тәгаләдән нинди зур әҗер-савап бара. Кечкенәдән Коръән ятлап, укып үскән бала инде башка төрле җырлар белән үзенең вакытын исраф кылмаячак, иншәАллаһ.

Сорауга Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.