Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Җылы караш мең дарудан көчлерәк
23.07.2020

Җылы караш мең дарудан көчлерәк

Баш мөхәррир миңа Кияс районына Социаль сәясәт министрлыгы оештырган эшлекле сәфәр белән баручылар төркеменә кушылырга тәкъдим иткәч, бермәлгә икеләнеп калган идем. Чөнки биредә эшләвемә бер атна гына булу сәбәпле, республиканың районнарына чыгу түгел, Ижау урамнарында да әле куркып кына йөрим. Шулай да сер бирмәдем, билгеләнгән вакытта юлга кузгалдым. Иртән иртүк без (журналистлар) әлеге министрлыкның инвалидлар эшләре һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру буенча идарә начальнигы Гөлсинә Фирдәвес кызы Рудина белән очраштык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында авылларда яшәүчеләргә мобиль бригадалар хезмәт күрсәтә. Узган елда авылларда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен 26 махсус автотранспорт сатып алынды. Беренче яртыеллыкта 556 тапкыр авылларга барып, якынча 3000 кешегә диспансеризация узарга мөмкинлек тудырылды. Шулай ук коронавирус белән бәйле чикләүләр вакытында өлкәннәр дарулар белән тәэмин ителә, медицина ярдәме күрсәтелә. Пандемия вакытында махсус бригадага 127 тапкыр ерак авылларга барырга туры килде”. Гөлсинә ханым безгә хәерле юл теләп озатып калды.
Ниһаять, без Кияс районың Атабай авылында. Безгә табибларның махсус автотранспорт белән барып өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүләренең шаһиты булырга туры килде. 86 яшьлек Нина Ажимованың табибларның килүенә шатлануын сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Ул сөенеченнән авыртынуын да онытып, табибларга, журналистларга дип, тиз генә бакчасыннан бер кочак мәтрүшкәләр җыеп чыкты. “Безнең медпунктта кардиограф юк бит. Авырып китсәң, хастаханәгә барырга кирәк. Анда көне буе чиратта утырасың әле. Бүген менә кардиограмма да ясадылар, бавырны, шикәр, холестеринны тикшерү өчен кан алдылар. Ходайга шөкер, беркая да барасы юк. Әлеге игътибардан көчем арткандай булды,” – диде ул. Әйе, җылы караш, бер җылы сүз мең дарудан көчлерәк дип юкка гына әйтмиләр шул.

Кияс районы Атабай авылында яшәүче 86 яшьлек Нина Павловна Ажимова медицина хезмәткәрләрен шатланып кабул итте.
Ул гомере буе мәктәп директоры булып эшләгән. Хәзер дә актив тормыш рәвеше алып бара икән. “Коллектив белән республика буйлап җырлап-биеп кенә йөргәндә, сәламәтлек турында артык борчылмый идем, ләкин хәзер яшь баргач, бераз авыртына башладым. Шуңа скандинавия йөреше белән шөгыльләнәм,” – диде ул. Авылдашлары аны бик хөрмәт итәләр.
Безне мәтрүшкәле, бөтнекле чәй эчәргә чакырса да, барасы җирләребез күп булганга юлыбызны дәвам иттек.

Өлкәннәргә ярдәм итү — изге эш

Социаль сәясәт министрлыгы хезмәткәре Гөлсинә Рудина сөйләвенчә, Удмуртия Рес­публикасында ялгыз картлар өчен махсус йорт­лар бар. Алар 2007 елдан бирле эшли. Биредә балалары, туганнары булмаган ялгыз өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр (инвалидлар) яши. Киястагы махсус йортта да алар өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Теләкләре һәм мөмкинлекләре булганнар бакча эшләре белән дә шөгыльләнә алалар. Карт­лар йортыннан аермалы буларак, монда әле үзләрен йөртә ала торган кешеләр гомер итә, һәрберсенең — үз бүлмәсе. Бу йортны тулай торак дисәң дә, ялгыш булмас.
“Йорт 44 кешегә исәпләнгән. Бүгенге көндә биредә 40 кеше гомер кичерә. Социаль хезмәткәрләр җыештыралар, азык-төлек, дарулар алалар һәм башка эшләрне башкаралар. Иң мөһиме – өлкәннәр белән аралашалар. Гомумән, аларга күп бурыч йөкләнгән”, — дип аңлатты Кияс районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оешмасы директоры Новоселова Тамара Викторовна.
Ильяс абый Әкрәмов:
“Үзем тумышым белән Оренбург өлкәсеннән. Мин бирегә март аенда килдем. Бер ел элек инсульт булды. Сәламәтлегем нык какшады. Биредә миңа бик ошый. Ни өчен дигәндә, безнең өчен барлык шартлар да тудырылган. Зарланырга урын юк. Хезмәткәрләр бик игьтибарлы. Күп кеше булгач, үзара аралышып, күңелле генә гомер кичерәбез. Туклану да бик әйбәт, Аллага шөкер. Кемнеңдер тагын ашыйсы килсә, үзе кибеткә чыгып, ашамлыклар сатып ала, я хезмәткәрләр алып кайтып бирә.”
Валентина Морозова: “Мин бу йортта 6 нчы ел яшим. Рәхәт яшибез. Һәр кеше дә минем белән килешер, өлкән кешегә аралашу мөһим. Ә биредә рәхәтләнеп бер-берең белән аралашырга мөмкин. Әле күптән түгел генә бер апа килеп: “Минем сезнең белән яшисем килә. Монда тыныч, шул ук вакытта күңелле”, — дип үз фикерен белдерде. Өлкән кешеләр булсак та, компьютерларда эшләргә өйрәнәбез, Интернетны куллана беләбез. Эшлисе килгән кешегә эш җитәрлек – зур бакчабыз бар. Социаль хезмәткәрләр – искиткеч, алар монда инде 7-8 ел эшлиләр. Безгә үзләренең күңел җылысын бирәләр. Ике медицина хезмәткәре – Татьяна Александровна һәм Людмилла Михайловна — безнең сәламәтлекне һәрвакыт тик­шереп торалар, һәрчак ярдәм итәргә әзер алар. Юбилейлар, бәйрәмнәрне дә бергәләп уздырабыз.”
Моңа кадәр, картлар йорты диюгә, күңелне өшетерлек шыксыз бина, моңсу, бетмәс сагыш белән тулы карашларын тәрәзәгә төбәгән әби-бабайлар килеп баскан булса, әлеге сәяхәттән соң, бөтенләй башка фикергә килдем. Чөнки өлкәннәр биредә бик бәхетле күренәләр. Дус­лашып, инде туганнар кебек тә булганнар дисәм дә, бер дә ялгыш булмас кебек. Әлбәттә, карт­лык көнендә япа-ялгыз калган ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәр өчен махсус йортлар булуы яхшы. Тик шулай да, һәр кеше дә карт­лык көннәрен балалары, туганнары белән үз өендә матур итеп уздырсын иде.

“Өмет”тә өмет белән яшиләр

“Өмет” сәламәтләндерү клубына өлкән яшьтәге кешеләр бик теләп йөриләр. Алар анда сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, аралашалар, рәхәтләнеп күңел ачалар. Клуб инде 6 ел эшли. Биредә өлкәннәр спорт, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр, физик күнегүләр башкаралар. Аларны “пенсионерлар” дип атап та булмый. Шундый актив, берсеннән-берсе тырышлар, өмет белән “Алга!” дип яшиләр.
“Хәзерге көндә күп кенә кеше актив яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Районыбыз кечкенә булса да, безнең дә калышасы килми. Шуңа да Тамара Викторовна безгә Каракүлгә укырга бару мөмкинлеге бирде. Зур стадионыбыз бар. Һәр көн диярлек спорт белән шөгыльләнәбез. Көннәр кызу булу сәбәпле, бирегә күбрәк иртән һәм кич белән киләбез. Скандинавия йөреше – гәүдә авырлыгын киметү, кан йөрешен яхшырту, кан тамырларын чистартуның яхшы ысулы. Иң мөһиме: аралашып, сөйләшеп, кәефләре күтәрелеп кайтып китәләр моннан. Мин барыгызны да скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә чакырам,” — диде социаль эшләр буенча белгеч Митрянова Любовь Алексеевна.
Чыннан да, скандинавия йөреше төрле яшьтәге кешеләргә дә туры килә. Бүгенге көндә ул бик нык популярлаша бара. Кияс авылында да скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта бара икән.

Җылы караш һәм хөрмәт

Кияс районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен лагерь эшләп килә. Мөрәҗәгать итүчеләрне иң элек табиб кабул итә. Ул реабилитация курсын узу өчен программа төзи, төрле медицина процедураларын билгели. Пандемиягә кадәр сменада якынча 20-25 кеше сәламәтлеген ныгытса, хәзер — 5-10 кеше. Пандемия чорында да эшне туктатмаганнар, алар белән Интернет аша элемтәдә булганнар. Смена 10 көн дәвам итә. Шул вакыт эчендә сәламәтләнеп кенә калмыйча, күңелләрен сихәтләндәреп, тынычланып, ял итәләр.
Лиза Крашенникова: “Мин бирегә 7 яшьтән бирле йөрим. Өйдә тик торганчы, монда килү бик ошый үземә. Монда безнең өчен төрле күңел ачу чаралары оештырыла. Уколлар, массажлар ясыйлар, кул эшләре белән дә, саф һавада спорт белән дә шөгыльләнәбез. Бик ошый, күңелле,” — ди.
Кияс районына сәяхәттән уңай фикердә калдым. Бик җылы каршы алдылар һәм изге теләкләр белән озаттылар. Чыннан да, монда халык бик эшчән һәм тырыш икән. Берсеннән-берсе ныграк, затлырак йортлар – моңа чын дәлил. Аеруча сөендергәне – өлкәннәргә булган хөрмәт, җылы караш. Районда диспансеризация уздыручы мобиль бригада эшләве аеруча куандыра. Бу проект өлкән яшьтәге кешеләрнең гомерен озынайту һәм яшәү рәвешен яхшыртуны күздә тотып эшләнгән.
Аларның тормышын тагын да җанландыру өчен республикада компьютерда эшләү серләрен өйрәтүче мәктәпләрнең булуы да яхшы. Үзеңнең кирәкле булуыңны тою яшәү көче өсти бит ул. Моны дәлилләү өчен бер генә мисал да җитә. Республика өлкәннәре сынатмый. Компьютер белеме буенча Бөтенроссия чемпионатында алар быел призлы урынга лаек булганнар. 69 субъект арасыннан республика өлкәннәренең 3 нче урынны алуы – зур горурлык. Өлкәннәрнең уңышларына без чиксез шатбыз.

Таңсылу АРСЛАНОВА.