Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Җомга — гөнаһларны ярлыкау көне
12.01.2017

Җомга — гөнаһларны ярлыкау көне

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Аллаһ Тәгалә безгә кадәр булучыларны җомга көненнән адаштырды. Яһүдиләр өчен шимбә булдырылды, насаралар өчен якшәмбе, безгә исә җомга көненә һидаять кылды. Тәртип буенча җомга, шимбә, якшәмбе кылды. Һәм шулай ук алар безгә Кыямәт көнендә дә иярәчәкләр. Без бу дөньяда (күктән иңгән диннәрнең) иң ахыргылары, ләкин Кыямәттә без иң әүвәлгеләр», — ди. Ягъни, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең өммәте ахирәттә бөтен мәхлуклар арасыннан иң беренче хисап кылыначак.
Кояш калкып чыга торган көннәрнең иң яхшысы — ул җомга көне. Анда Адәм (г.с.) бар кылынган, шул көнне ул җәннәткә кертелде, җомга көнне җәннәттән чыгарылды һәм җомга көнендә генә дөнья бетәчәк.
Җомга көн — мөселманнарның иң бөек бәйрәме. Аңа дәлил Коръән аятьләрендә китерелгән: «Дөреслектә, җомга көн — көннәрнең хуҗасы һәм Аллаһ Тәгалә каршында иң бөек көндер. Ул Раббыбыз каршында Корбан гаете белән Ураза гаетеннән дә бөегрәк… Җомгада шундый сәгать бар, анда Аллаһның колы кылган догалар, тыелганнардан кала, кабул булалар… Җомга көненнән курыкмаган бер Аллаһ Тәгаләгә якынлыштырылган фәрештә дә, күк тә, җир дә, җилләр дә, таулар да, диңгез дә юктыр».
Җомга көннең үзендә генә башка гаетләрдә кебек ураза тоту тыелган. Чөнки ураза тота торган көннәр: Гарәфә көне булсынмы, Гашура көнеме, алар берсе дә шәригатьтә бәйрәм-гает көне итеп саналмыйлар. Бу көнне җомга намазы укыла һәм ул — иң яхшы намаз. Бу турыда Коръәндә: «Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!» — дип әйтелә.
Җомга көнендә 5 төрле гамәл кыла торган кешене Аллаһ Тәгалә җәннәт әһелләреннән яза: авыру кешенең хәлләрен белсә, җеназада катнашса; ураза тотса; җомга намазына барса һәм колны азат кылса. Димәк, җомга намазына йөрү — җәннәт әһелләренең галәмәте.
Җомга көн ул — мәгъфирәт көне, ягъни гөнаһларны ярлыкау көне. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр кеше җомга көнендә госел алып, тиешле җирләрен чистартып, тазартып, хуш­буй сөртенеп, өеннән алып мәчеткә кадәр беркем белән дә очрашмыйча, сөйләшмичә, мәчеткә килеп, тиешле намазларын кылып, соңыннан имам сөйләгәнне тыңлап торса, аның бу җомга белән киләсе җомга арасындагы булган гөнаһлары ярлыканыр”, — ди. Ләкин монда сүз кече гөнаһлар турында гына бара, бөек гөнаһлардан ихлас тәүбә генә ярдәм итә ала.
Җомга көнне яисә кичәсендә (атнакич кич белән) вафат булу — яхшы үлем галәмәте, чөнки ул кеше кабер газап­ларын күрмәячәк. Җомга көнне госел алу сөннәт гамәл, күп кенә галимнәр сүзе буенча ул хәтта ваҗиб*.
Шулай ук җомгага иртәрәк килү нык хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз хәдисендә: «Җомга көнне мәчетнең һәрбер ишегендә фәрештәләр иртәрәк килүчеләрне берсе арт­лы берсен язып утыралар, имам мөнбәргә утыру белән, алар язуларын бөкләп җыеп, зикер* тыңларга утырырлар. Иң иртә килүче дөяне биргән әҗер-савабын алыр, соңырак килгәне — сыерныкын, тагын да соңрагы — сарыкныкын, тагын да кичеккәне — тавыкныкын һәм иң азактан килүче (билгеле имам утырганчы) — йомырка биргән әҗер савапка ирешер», — ди. Җомга намазына иртә килү мал белән сәдака бирү әҗеренә китерә. Бу гамәл гыйбадәтләрнең ике төрен бергә җыя: тән гыйбадәте белән матди гыйбадәтне берләштерә. Сүземне йомгаклап, тагын шуны әйтәсем килә: “Җомга сүзенең мәгънәсе җыелу, җыйналу дигәнне аңлата. Һәрбер җомга намазы үткәрелә торган мәчетнең исеме «җәмигъ», ягъни «җыючы» дип аталырга тиеш. Ижауның Җәмигъ мәчетен алсак, аның исеме юк. Шәһәрдә бер мәчет кенә булганда ул берни дә түгел. Әмма Үзәк мәчетебездә дә, «Иман Нурын»да да җомгалар үткәрелә, димәк алар да җәмигъ мәчетләре булып чыгалар, ягъни исемнәрендә дә җәмигъ дигән сүз булырга тиеш”.

Ваҗиб* — берсүзсез үтәлергә тиешле.
Зикер* — Алланы олылауга багыш­ланган махсус доганы күмәк авыз белән яки эчтән генә уку.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.