Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Җиңү өчен рәхмәт!
3.05.2018

Җиңү өчен рәхмәт!

Җиңү көнендә иҗтимагый оешмаларның “Ижау экс­перт клубы” җитәк­челегендә “Җиңү өчен рәхмәт” бәйрәм программасы оештырулары традициягә әверелде. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә. Программаның төп максаты – Бөек Ватан сугышы тарихын мәңгеләштерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү.
Бәйрәм 9 май көнне Ижау буасы ярында, “Халыклар дуслыгы” монументы янында 11.00 сәгатьтә башлана. Программа патриотик тәрбиянең асылы булган спортка, армиягә, мәдәнияткә кагылышлы чараларны үз эченә ала.
Бу көнне 20.00 сәгатькә кадәр “Җиңүнең 100 еллыгы” дип аталган вакыт капсуласына хатлар җыю акциясе узачак. Теләге булган һәркем өчпочмак формасындагы хатларга теләк, фикерләрен яза ала. Аларны 27 елга вакыт капсуласына салачаклар. 2045 елда, Бөек Җиңүнең 100 еллыгында, алар безнең дәвамчыларыбыз тарафыннан ачылачак, укылачак яки күрсәтелгән адрес буенча җибәреләчәк.
Тагын кызыклы акцияләрнең бер­се “73 рекорд” дип атала. Монда теләге булганнар ГТО нормативларын тапшыра, төрле спорт төрләре буенча катнаша ала. Аларның нәтиҗәләре буенча, яшь категорияләренә карап, 73 рекорд куелачак. Бу көнне бәйрәм кысаларында “Марш-бросок” хәрби-патриотик уены да узачак. Яшьләр бу чарадан читтә калмасыннар иде.

Күз яшьләренә күмелгән бәйрәм

Җиңү көне — күңелләрдә зур горурлык уята торган, безне дәһшәтле елларның тарихын исебезгә төшерә торган бәйрәм.

Мин 9 май көнен күз яшьләре белән каршы алам. Сугыш башланганда әбиемә 7 яшь кенә була. Ул үзенең әтисе, минем карт бабам турында еш исенә төшерә иде. Мирзаһит исемле бу бабам сугышка беренче көннәрдә үк алынган һәм хәбәрсез югалган. Бер әзерлексез, коралсыз фронтка килеп кергән бу солдатларның исән калырга мөмкинлекләре булдымы икән соң? Алар үзләренең үлемгә барганын аңлап, Ватанны сакларга киткәннәр. Тик әбием гомер буе исән дип ышанып, әтисен көтеп яшәде. Хәтта Ленинградка, хәзерге Санкт-Петербургка да барып кайт­кан. Теләге “Хәтер китабы”ннан аның исемен табу була. Тик ул вакытта үз хыялын чынга ашыра алмый. Хәзерге вакытта минем максатым — әбием башлаган эшне тәмамлап, “Хәтер китабы”нда исемен, ә бәлки каберен табу. Мин ел саен Җиңү парадында да катнашам. Тагын бер теләгем — “Үлемсез полк”та катнашу. Дусларым арасында да бөек бәйрәмне зурлаучылар, ветераннарыбызны хөрмәтләүчеләр күп. Яшьләрнең Ватаныбыз тарихына битараф булмаулары сөендерә.

Илнур Шәрәфиев: “Мин — хәрби кеше, үз илемнең патриоты. Бөек Ватан сугышы елларында бик күп кеше һәлак булган, халыкның ул вакытта күргән бөтен кайгы-хәсрәтен бар күңелем белән аңлыйм. Ел саен Җиңү парадында тамашачы буларак катнашам, ветераннарга чәчәкләр бирәм”.
Илдар Габитов: “9 май минем өчен хәтер һәм ветераннарга рәхмәт белдерү көне. Мин чын ветераннарны күргән буын булуым белән горурланам. Минем өчен алар — чын геройлар. Безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен без аларга мәңге рәхмәтле булырга тиеш”.
Ислам Зарипов: “Мин ел саен парадны тамашачы буларак карарга барам. Үземнең дә маршта катнашканым булды. Җиңү көне бөтенебезне дә бер кайгы, шул ук вакытта бер шатлык белән берләштерә. Аяз күк йөзе бүләк итүләре өчен ветераннарыбызга зур рәхмәт”.
Гөлназ Салихова: “Минем өчен Җиңү көне күңелсез бәйрәм, бу көнне гел елыйм. Еллар узган саен каһарман ветераннарыбызның саны кими. Аларны бары тик 9 майда гына искә алулары борчый, геройларбыз һәркөн безнең игътибарга лаек. Ел саен парадта ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшырырга тырышам. Бу минем алар өчен эшли алган иң кечкенә гамәлем. Һәр ветеранга бүгенге тормышыбыз өчен зур рәхмәт, алар алдында баш иям”.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.