Җиңү җиңел бирелми
22 гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән — барлыгы 40 бала катнашты. Олимпиадага килгән 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта өйрәнүчеләр дә бар иде.
«Җиңәм», — дип килдем
Уку программасында татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскаргач, олимпиадага бу кадәр укучылар килер дип уйламаган идем. Алар белән аралаша башлагач, балаларның татар телен яратып өйрәнүләрен тойдым.
“Мин татар телен бик яратып үзләштерәм, чөнки Алсу апабыз дәресләрне бик кызыклы итеп оештыра. Муса Җәлил турында өйрәнгәндә, бик күп фильмнар карадык. Күптән түгел генә узган ачык дәрес тә бик нык ошады. Без анда әдәби татар теле белән Кистем халкы телен чагыштырдык. Өй эшләрен биргәндә дә, Алсу апа Интернеттан татарча текстлар белән эшләргә куша”, — диде Кистем авылыннан килгән Гөлназ Гафурова.
Можга шәһәренең 8нче гимназиясендә белем алучы Рәсилә Сәгъдиева татар теле буенча факультатив дәресләргә 6нчы сыйныфтан ук бик яратып йөрүен әйтте. Республика күләмендә узачак олимпиадага яңа елга кадәр үк әзерләнә башлавын, “Олимпиадада җиңәм”, — дип килүен әйтте. Минем “Яңарыш” газетасыннан икәнемне белгәч, әбисенең милли басманы яратып укуын һәм әбисе сөенсен өчен фотосурәтенең иң матурын сайлап куюымны үтенде.
“Безнең мәктәптә 25 укучы татар телен өйрәнә. Укучыларны кызыксындыру өчен төрле алымнар кулланырга тырышам. Укучылар аеруча презентация эшләргә, карарга яраталар. Быел без кроссенс (яңа буын башваткыч) төзергә өйрәндек. Интеллектуаль карталар кулланабыз, башваткычлар эшлибез, мәкальләр табып, аларны тәрҗемә итәбез. Һәр елны диярлек барлык тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан сайлыйлар”, — диде Юкамен районы Засеково мәктәбе укытучысы Розалия Болтачева.
Укытучыларны ни борчый?
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыган мәсьәлә — татар теле сәгатьләре кыскару. Тик аңа карамастан, уку программасы шул ук күләмдә калган. Быел Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә тугызынчы сыйныфлар әдәбиятны бер сәгать кенә укыйлар. “Программаны үтеп бетерү өчен бер бүлекне бер дәрестә өйрәнергә мәҗбүрбез. Шуңа күрә әсәрләрне иркенләп өйрәнергә вакытыбыз юк. Ә башлангыч сыйныфта укучылар татар телен атнага бер генә дәрес укыгач, икенче дәрескә кадәр өйрәнгән күнекмәләрен онытып бетерәләр”, — ди 6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова. Жюри әгъзасы, 97нче мәктәп укытучысы Эльмира Шакирова сәгатьләр саны кыскару укучыларның олимпиада эшләрендә дә чагылуын әйтте. “Әдәбиятка кагылышлы сорауларга укучылар бик өстән генә җавап биргәннәр, кайбер укучылар бөтенләй җавапсыз калдырганнар”, – диде.
Тагын иң борчыган мәсьәлә – балаларның ана телен белмәүләре. Падера мәктәбе укытучысы Фәймә Касимова бу мәсьәлә белән көрәшү өчен дәресләрдә күбрәк татарча сөйләштерүне максат итеп куйган. “Мин әсәрләргә таянып, әңгәмәләр әзерлим. Бер-берсе белән сөйләшкәндә, балалар сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнәләр. Монологны еш кулланам. Бу алым сәнгатьле итеп укырга ярдәм итә”, – ди.
Дәреслекләр турында
Соңгы елларда дәреслекләрне камилләштерү өстендә эшли башладылар. Кызганыч, ул дәреслекләр Удмуртиягә килеп ирешмиләр. “Мәгариф министрыгына заявка бирәбез. Шушы көннәрдә кайткан китаплар арасында бары Фираз Харисов авторлыгындагы дәреслек кенә безнең заявка буенча. Шуңа күрә иске дәреслекләр белән укытырга мәҗбүрбез. Дәреслекләр белән проблема туса да, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Өй эшләрен биргәндә, күбрәк иҗади эшкә игътибар итәм һәм аны туган як белән бәйләргә тырышам. Мәсәлән, “Бәетләр” темасын өйрәнгәндә, Кистем бәетләрен язып килергә кушам”, — ди Кистем мәктәбе укытучысы Алсу Касимова. Розалия Болтачева да 1994-95 елгы дәреслекләр белән укытуын, министрлыкка биргән заявкаларның файдасыз булуын әйтте. Ул тикшерү вакытында иске дәреслекләрне методик әсбап дип алдарга мәҗбүр булуы хакында бик борчылып сөйләде.
6нчы гимназиядә моңа кадәр Кадрия Фәтхуллова дәреслекләре белән укыткан булганнар. Агымдагы елда дәреслекләр белән проблемалар килеп туган. “Быел тугызынчы сыйныфка әдәбият дәреслеге бөтенләй кайтмады. Мин Әгерҗе мәктәпләренә шалтыратып эзли башлагач, 6 китап таптым”, — ди Рәсилә Искәндәр кызы.
Милли белем бирүне дәвам итәләр
Олимпиадага укучыларны алып килгән татар теле укытучылары арасында Можга шәһәренең 8нче гимназиясендә китапханәче булып эшләүче Раушания Агафонова һәм 10нчы мәктәпнең Муса Җәлил исемендәге музей җитәкчесе, педагог-оештыручы Гүзәл Үлмәсова да бар иде. Алар үзләре эшләгән мәктәпләрдә татар телен саклау өчен нинди эшләр башкарулары хакында бик теләп сөйләделәр.
“Без Можгада татар телен сакларга тырышабыз. Шәһәр күләмендә конкурслар узып тора. Безнең гимназия укучылары бу конкурсларда призлы урыннарны яулыйлар. Декабрь аенда татар телендә Чыршы бәйрәме узды. Ел саен Сабантуй оештырыла. Шәһәрдәге “Кояшкай” балалар ансамбле дә татар телен сакларга бик нык ярдәм итә”, – диде Раушания Рәис кызы.
“Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кадрия Рифкатовна белән музейда экскурсияне татар һәм рус телләрендә алып баруны максат итеп куйдык. Быел яңа төркем җыйдык, күбрәк татар балаларын алдык. 15нче февральдә Муса Җәлилнең туган көнендә — татарча шигырьләр сөйләп, экспонатлар күрсәтеп, чара оештырырга планлаштырдык. Безнең мәктәпнең иң зур горурлыгы — “Йолдыз” ансамбле. Үткән уку елында татарча яхшы җырлаучы укучылар чыгып киттеләр. Быел ансамбльгә яңадан кечкенәләрне җыеп, эшли башладык. Март аенда узачак үзешчәннәр конкурсында катнашу өчен татарча җырлар өйрәнәбез. Укучылар белән “Кызыл калфак” әкиятен яңача, музыкаль итеп сәхнәләштерергә уйлыйбыз”, – диде Гүзәл Үлмәсова.
Сынатмадылар
Быел олимпиада эшләрен Эльмира Шакирова, Рәсилә Габдрахманова, Рәмзилә Ганиева тикшерделәр. Укучылар биремнәрне ничек үтәгәннәр соң? Жюри әгъзаларының фикерләрен тыңлап китик әле.
Эльмира Шакирова: «Мин жюрида беренче елымны гына эшләдем. Моңа хәтле олимпиада биремнәре 2 телдә булган. Чөнки олимпиадада рус төркемнәрендә белем алучылар да катнаша. 10-11нче сыйныфта укучылар арасында бик матур җөмләләр төзеп иҗат итүче укучыларны күреп сөендем. Иҗади биремнәргә баллар югары бирелә. Шуның өчен иҗат итә белгән балаларның олимиадада күп балл җыярга мөмкинлекләре зур”.
Рәсилә Габдрахманова: “Быел олимпиада эшләре, аеруча әдәбиятка кагылышлы биремнәр авыр булды. Кулланыштан төшеп калган “нан” (ипи), “тутыя” (цинк), “болак” (чишмә), “им” (дәва) кебек сүзләрне хәзерге вакытта нинди сүзләр белән аңлатып була дигән биремне күргәч, бөтенләй телсез калдым. Шулай ук дастаннар турында сорау да урынсыз иде дип саныйм. Ул теманы татар төркемендә әдәбият укыганнар гына өйрәнәләр. Быел олимпиада биремнәрен эшләп чыгу өчен профессор булырга кирәк иде. Үткән еллардагы олимпиадада җөмләләрне тәрҗемә итү, әңгәмә төзү, ягъни балаларга якын булган биремнәр була иде.
Укучыларның эшләре белән таныша башлагач, иң сөендергәне — авылдан килгән укучыларның туган якка кагылышлы сорауларга тулы итеп язулары. Һөнәр темасына кагылышлы иҗади эштә бер укучы әбисе белән ничек итеп итек тегүен бик оста тасвирлаган иде. Ул эшне яратып укыдым. Без быелгы олимпиада эшләрендә Татарстанның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кагылышлы биремнәр булыр дип өметләнгән идек. Кызганычка каршы, бу темага бер генә бирем дә юк иде”.
Рәмзилә Ганиева: “Биремнәр арасында җирле шагыйрьләр, танылган кешеләр турында язарга кирәк иде. Укучыларның җирле шагыйрьләребезне бөтенләй белмәүләрен күрдем. Шулай да бер укучы Шиһабетдин Садыйковны язып куйган. Элек укучылар очрашуларга йөргәч, алар Гыймран Сафинны, Ибраһим Биектаулыны, Ринат Батталовны, Гөлфия Исхакованы беләләр иде. Мин үзем ел саен диярлек жюрида эшлим. Мәгариф министрлыгында Әлфия Гайсина милли эшләр белән шөгыльләнгәндә, олимпиада биремнәре уку программасына якын итеп әзерләнә иде”.
Күргәнегезчә, быелгы олимпиада эшләре җиңел булмаган. Шуңа күрә дә, укучылар җиңүгә тир түгеп ирештеләр, дип әйтергә мөмкин. Менә алар авырлык алдында куркып калмаган укучылар: Ләйлә Зарифуллина (6нчы гимназия), Эльвина Абдрахманова (6нчы гимназия), Наилә Каюмова (6нчы гимназия), Ксения Поздеева (Кистем мәктәбе), Салават Корбанов (Можга), Лилия Муллаәхмәтова (6нчы гимназия), Лиана Бианова (Кистем). Әлеге укучылар 7нче февральдә Казанда узучы региональ олимпиадада катнашырга юл тотачаклар. Хәерле юл һәм уңышлар аларга.
Рилия Закирова.