Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Җиңү ромашкасы”на кушылыйк!
27.06.2018

“Җиңү ромашкасы”на кушылыйк!

8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә — Ижауда “Җиңү ромашкасы” дигән акция узачак.
Удмуртия Республикасының Кузебай Герд исемендәге милли музей да әлеге акциягә кушыла. Бу көнне музейга килгән һәркем сугышта катнашкан ата-бабалары турында хатирәләрне сөйли, сугыш кырыннан килгән мәхәббәт белән сугарылган хатларны укый ала. Әлеге проект 2020 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк. Без дә әлеге акциягә кушылабыз һәм сездән хатлар көтеп калабыз.