Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Җиңү поезды
7.05.2015

Җиңү поезды

6

4 — 6 май көннәрендә Горький тимер юллары буенча “Җиңү поезды” узды. Мемориаль состав сугыш еллары поездына охшатып ясалган. Пассажир вагоннары белән беррәттән анда хәрби техника өчен платформалар, кыр кухнясы, буржуйка миче белән җылытылган вагоннар бар. Станцияләрдә митинглар узды, венок­лар куелды, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бәйрәм салютлары бирелде.

Удмуртия төбәгенә әлеге поезд 4 майда килеп җитте. Локомотив Кизнер, Можга, Сарапул, Игра станцияләрендә тукталыш ясады. “Җиңү поезд”ын 5 майда Ижау шәһәрендә бәйрәм концерты белән каршы алдылар. Беренче тапкыр әлеге поезд шәһәребезгә 2005 елда килгән, аның пассажирлары — тимер юл тармагында хезмәт куйган Бөек Ватан сугышы ветераннары. Веноклар, сугыш еллары фотографияләре һәм бәйрәм плакатлары белән бизәлгән паровоз гудок биргәндә, күңелдәге хисләрне тас­вирлап бетерерлек түгел. Һәркем — олылар да, балалар да — вакытны 70 ел артка күчереп, ишетеп кенә белгән сугышның җиңүчеләрен каршылагандай булды. Кара корымга баткан паровоз йөртүче кул болгаганда, җыелган халыкның шатлыклы авазлары, алкышлары күңелләрдә бик озак сакланыр әле.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловь­ев: “Җиңү поезды” тарихка кагылып, хәрби техниканы күрергә мөмкинлек бирде. Бүген без сугыш елларында тимер юл транспортының төгәл эшләвеннән күп нәрсә торганлыгын аңладык”, — дип, әлеге акцияне оештыручыларга, ветераннарга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Рәфилә Рәсүлева.