“Җиңү поезды” — Ижауда
28 июльдә Ижау тимер юл вокзалында Җиңү поездының яңартылган экспозициясе эшли башлады. Ул өч көн булачак.
Менә без поездда. Беренче вагонга үтүгә тыныч тормышта кайдадыр баручы, кайдандыр кайтучы бәхетле йөзле шат кешеләр каршы ала. Кемдер ашый, кемдер укый, кемдер баласының чәчен тарый, кемдер күршесенә нидер сөйли. Син аларга күз сала-сала, билетта күрсәтелгән урыныңны табарсың да, алар белән бер булып, юлыңны дәвам итәрсең кебек. Тик… Боларның барысы да бер мизгелдә мәхшәргә әверелә. Алга үтүгә дошман самолетларыннан яуган бомбаларның шартлавыннан җимерелгән өйләр, курыккан, елаган балалар, Брест крепостенда соңгы сулышларына кадәр сугышып, һәлак булган сугышчылар, концлагерьда җәзаланучы үлем хәлендәге әсирләр. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алынып, хәбәрсез югалган бабам да шулар арасындадыр кебек тоелып, йөрәгем сыкрап куйды.
«Җиңү поезды Удмуртиягә быел икенче тапкыр килә. Беренче тапкыр – апрель аенда, экспозициягә ихтыяҗ зур булды. Аеруча республикада яшәүче яшь буын әлеге экспозиция белән кызыксынды, — диде Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте Хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов. – Ул вакытта Удмуртиядә яшәүче 3 меңнән артык кеше экспозиция белән танышты, ләкин теләге булганнарның күбесе карый алмады. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов «Победа» оештыру комитетына, Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога әлеге поездның Ижауга кабат килүен оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Экспозиция кешеләрне ул чордагы мохиткә чумдыра, ихлас патриотик хисләр уята һәм тарихи хәтерне сак-ларга ярдәм итә. Бу яшь буын өчен бик мөһим. Концлагерьны күрсәтүче вагон миндә көчле тәэсир калдырды. Бронепоезд эчендә булу һәм көрәш рухын тою да әйтеп бирә алмаслык хисләр тудырды. Бу килүендә кайбер бүлекләр фән елы уңаеннан фәнни мәгълүмат белән тулыландырылган. Брест крепостена багышланган яңа вагон өстәлгән».
Удмуртиянең милли сәясәт минис-тры Лариса Буранова: “Бу — шәһәр халкы һәм кунаклар өчен сугыш чоры вакыйгаларына чуму, аны тою өчен үзенчәлекле мөмкинлек. Барыннан да бигрәк сугышның башыннан алып ахырына кадәр поездда машинист булып хезмәт итеп, илебезнең төрле почмагында булган, утны-суны кичкән Лидия исемле кызның үз исеменнән үз күргәннәрен сөйләве йөрәккә үтеп керде. Рәсми тел, саннар, факт-
лар белән сөйләгәндә, мәгълүматны кабул итеп тә бетереп булмый. Ә болай барысы да аңлашыла, тетрәндерә. Һәм бу беркайчан да онытылмаячак. Мин бирегә килүчеләр өчен бик шат. Димәк, яшь буын тарихыбызны белеп үсәчәк”, — диде.
«Җиңү поезды» администраторы Регина Ишмуллина сөйләвенчә, экспозиция 9 вагонны үз эченә ала. Анда 150дән артык экспонат бар. Манекеннарның киемнәренең күпчелеге сугыш чорыныкы. Махсус тегелгәннәре дә бар. Экспозицияне оештыруда 70 рәссам катнашкан. Поездда 4000нән артык реквизит кулланылган. Сыннар ил буенча поездда барганда таралмасын өчен, махсус материалдан ясалган. Күргәзмә 40 минутка исәпләнгән. “Бу юлы да аны 3 меңгә якын кеше карый алачак. Экспозиция белән танышу өчен «Җиңү поезды» сайтында теркәлергә кирәк иде. Керү бушлай, әмма барлык билетлар да бер көн эчендә таралып бетте. Уртача алганда, бер көн эчендә күргәзмәгә 1000ләп кеше килә. Поезд өч көннән соң Уфага китәчәк”, — диде Регина (бу сөйкемле кыз кырым татары булып чыкты). Бөек Ватан сугышы турында күпме әсәрләр укылган, күпме кинолар каралган. Аларның барысын шушы 40 минутлык экскурсия алыштыра алыр иде.
Кызыксынучылар «Җиңү поезды»ның поездпобеды.рф рәсми сайтына кереп, виртуаль турдан карый алалар.
Рәмзия ГАББАСОВА.